Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия экологик диктантында катнаш!

2021 елның 14-21 ноябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә.

Быел чара офлайн-форматта һәм https://экодиктант.рус порталыда онлайн-форматта узачак. Офлайн мәйданчыкларны теркәү 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Оештыручылар - Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКБО, «Ангел-ДетствоХранитель» ҖЧҖ һәм «Федераль балалар экология-биология үзәге»ФДБМУ.

Экологик диктант тест формасында узачак, ул 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәр 4 катлаулылык категориясе буенча дифференциацияләнгән:

- 12 яшьтән кечерәк балалар;

- 12-18 яшьлек яшүсмерләр;;

- олылар профильле белемсез яки экологик өлкәдә тәҗрибәсез;

- профильле белем һәм экологик өлкәдә тәҗрибә туплаган өлкәннәр.

Биремнәрне үтәүгә барлыгы 45 минут вакыт биреләчәк. Тест барышында төрле мәсьәләләр каралачак, шул исәптән энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләр формалаштыру һәм экология белән бәйле башка мәсьәләләр.

Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар катнашучы сертификатлары яки җиңүче дипломы белән бүләкләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Бөтенроссия экологик диктанты язу буенча иң актив төбәк булды. Шулай ук Татарстан җиңүчеләр саны буенча беренче урынны алды, экологик агарту акциясендә барлыгы 4 772 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев