Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 18 ноябрьдә үтәчәк

Ел саен ноябрь аенда республика Юстиция министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне оештырыла. Быел ул 18 ноябрьдә үтәчәк.

Бу көнне ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар, тәрбиягә бала алырга теләүчеләр, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләренә бушлай юридик ярдәм дә күрсәтелә. Димәк, 18 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлегендә (ул Мөслим авылы, Пушкин урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан) дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары, оешмалары, суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек, мәгариф бүлеге вәкилләре, адвокатлар һәм нотариус һ. б. сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Кабул итү 9.00 сәгатьтә башлана. Чараны үткәрү өчен район Башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Гөлнара Гайсина җаваплы. Телефон: 8(85556) 2-41-35. E-mail: Gaysina.Gulnara@tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X