Мөслим-информ

Бөтенроссия авыл Сабантуеннан кайтаваз

Авырткан җирдән кул китми, яраткан җирдән күз китми. Гадәттә, бу мәкалебезне бер-бер четерекле мәсьәләне тикшергәндә искә төшерәләр. Бу юлы борынгыларыбыз сүзен «яраткан җир» җәһәтеннән куллану мәслихәт.

Мөслим районы, туган авылым Мәлләтамак туган төбәгем, яраткан җирем булганга гына әйтмим мин моны. Узган шимбә көнне Мөслим җирендә, тәгаенрәк әйткәндә, Мөслим–Катмыш авыллары арасындагы тугайда, Ык буенда уздырылган XI татар авыллары федераль Сабан туе бу көннәрдә мөслимлеләрнең (мөгаен, олуг бәйрәмебездә катнашканнарның күбесенең) теленнән дә, күзеннән дә китми. Әйе, күзеннән дә китми. Якташларым, берсен берсе уздырып, Ватсап аша бәйрәм-ярыш-көрәш-тамаша мизгелләренең әле берсе,  әле икенчесе белән уртаклаша бу көннәрдә.  Өч-дүрт көн элек кенә булып узган әлеге галиҗәнап тамашабызны, һич шигем юк, әле озак еллар сагынып искә төшерерләр. Барыннан да элек ул Сабантуй мәйданының иркенлеге, зурлыгы (267 гектар) белән истә калгандыр шәт. Ни гаҗәп: яңгыр болытлары өч-дүрт мәртәбә килеп китсә дә, биш-алты тамчысын тамдыргач, рәхәтләнеп бәйрәм итсен инде болар дигәндәй, әллә кая китеп югалды. Югыйсә бераз явып алса, һич зыян булмас иде.

 Атамасы да очраклы түгел: Мөслим, ягъни мөселман-татар Сабан туе! Әле бит шунысы да бар: Мөслим районы, Ык буе татар авыллары, федераль Сабантуй буларак та оештырылды. Берьюлы өч бәйрәмне берләштереп, уздырып кара әле! Дөрес, табигать (Ходай Тәгалә диикме) мөслимлеләргә әзерләнү өчен ике ел мөмкинлек  бирде. Бер начарның бер яхшысы булмый калмый диләр ич: пандемия афәте килеп чыгу аркасында, 2020 елда буласы бәйрәм 2021 елга күчерелде. Тәкъдирнең, иркенләп әзерләнегез, диюе булды бугай бу. Тамашага ике атна кала  Сабантуй мәйданында, «Киләчәк» паркында халыкара күләмдә талчыбыктан үрелгән җисемнәр фестивале оештырылуы да алдан уйланылган чара булды, билгеле.  «Кояшлы Ык» паркының дәвамы ул – «Киләчәк» паркы. «Кояшлы Ык» паркының зурлыгы, күркәмлеге, уңайлылыгы (комлыгы, атынгычлары, утыргычлары, борынгы заманнарны хәтерләтүче сыннары… белән күпләрнең ушын алды ул) турында язмаган матбугат чарасы калмады бугай инде. Нигә озаклап сөйләп торам соң әле: килеп күрегез, үкенмәссез!

Дөрес, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә, Красноярскида, башка төбәкләрдә уздырылган милли бәйрәмнәр вакытында, иң кәттә Сабантуй булды бу, дип оештыручылар, хуҗалар адресына мактау сүзләрен кызганмаса; бу юлы, кунакларның мин-минлегенә тиясе килмичәме, бүген биредә, табигать кочагында татар халкының борынгыдан килгән иң яраткан бәйрәме уза, мөслимлеләр бик яхшы әзерләнгән, дию белән чикләнде. Бу аңлашыла да. Бәйрәм эстафетасын кабул итүче, 2022 елда XII татар авыллары федераль Сабан туен оештырырга алынучы Мордовия Республикасы Хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоров, күчмә кубокны кабул итеп, сәхнә түреннән чыгыш ясаганда,  Мөслим дәрәҗәсендә оештырып булмас инде, күп акча бирсәләр дә,  мондый мөмкинлекләребез юк, дип уфтанды.  Озак еллар Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе булып торган, хәзер Конгресс каршындагы Бөтенроссия татар төбәк тарихчылары җәмгыятенең методик советын җитәкләүче Ринат Закиров исә, барча федераль Сабантуйларны күргән кеше буларак, Мөслим дәрәҗәсендә колачлы итеп оештыручылар якын елларда күренмәс әле, дип белдерде. Авылдашым, «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте рәисе Рафаил Юнысов исә, озак уйлап тормыйча, мөслимлеләр бөтенесенең дә борынына чиртте, дип күкрәк какты. Туган ягы белән кемнең мактанасы килми инде?! Әлеге очракта урынлы мактану, урынлы горурлану бу! Ул көнне Мөслим районы хакимияте башлыгы Рамил Муллиннан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен. «Газиз халкыбыз җыелды, зур кунаклар килде. Кулдан килгәннең барысын да эшләдек кебек.  Сабантуйга килгән барча кеше канәгать калгандыр дип уйлыйм», – дип сөйләде ул, бәйрәм тәмамланып килгәндә журналистларга.

   Мордовия дигәннән. Күршеләребезнең күңеле булсын дигәннәрмедер инде (хәер, бу сәяси момент та): юртаклар арасында беренче урынны һәм ТР Президентының кәттә бүләген «Лада Гранта» җиңел машинасын Мордовия вәкиле Александр Александров алды. Мөгаен, башка тулпар ияләре дә автомобильгә өметләнгәндер. Әмма ярышларның нигезләмәсендә шундыйрак маддә бар: бүләкнең ни рәвешле (әйтик, лотерея уйнатып), ярышның кайсы төрендә (ат чабышларының төрле номинацияләре бар) биреләсен оештыручылар тәгаенли. Шуңа күрә тәкә алган сурәттә дә, машинаның кайсы батырга, ничек биреләсе тамашачыга ахыргача сер булып кала. Быел да милли көрәштә шундыйрак бәхәсле момент булып алды. Тәкә баш батырга – Муса Галләмовка тәгаенләнсә дә,  автомобильгә шундый ук гайрәтле батырларыбызның берсе булган Ранис Гыйлаҗетдинов утырып кайтып китте. Кемгә ничектер, мин үзем, мәсәлән, тимер атны 65 килограм авырлыкта җиңү яулаган, иң сәләтле көрәшчеләребезнең берсе булган Раббани Нургалиевкә бирсәләр, «Ура!» кычкырыр  идем. Сүз уңаеннан, үз авырлыгында җиңү яулагач,  мәтәлчек атты ул. Гайрәте ташып тормаган кеше, бил алышканнан соң, мәтәлчек ата алмый, әлбәттә. Көрәштә җиңүчегә, миңа калса, иң отышлысы – ат бирү. Югыйсә зур, кыйммәтле бүләк тирәсендә һәрвакыт диярлек җәнҗал чыга. Мондый хәл безне һич бизәми. Ни дәрәҗәдә дөрестер: кайбер елларда  көрәшчеләр, судьялар алдан килешеп куялар, диләр. Күпсенеп әйтүем түгел: Ранис Гыйлаҗетдинов әле бер атна элек кенә шахтёрлар шәһәре Кемеровода үткәрелгән Сабантуйда машина откан икән. Бер кеше берьюлы ике машинада йөри алмый ич инде, җәмәгать!  Җиңүчегә сыер яки дөя бүләк итсәләр дә начар түгел. Дөя дә – бүләк, инә дә – бүләк, ди әнә борынгы мәкалебез. Ни кызганыч, соңгы елларда  баш батырга бүләк биргәндә еш кына җәнҗал чыга.

   Инде киләсе елда булачак Сабантуй уңаеннан берничә сүз. Бәйрәмебез Мордовия Республикасындагы Ләмберә районының Аксюн авылында узачак. Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Ирек Биккинин шушы авылдан. Сабантуйга әлеге авылдан эшкуар Руслан Максимов та килгән иде. «Аксюн Саранскидан җиде генә чакрым ераклыкта. Саранскига килүе кыен түгел. Дөрес, ул Казаннан шактый ерак, арабыз – 450 чакрым. Сабантуйны Мордовия татарларының йөзенә кызыллык китермәслек итеп үткәрергә тырышырбыз», – дип сөйләде ул безгә (фамилиябез Мәгъсүмов булган, чукындырудан качып, фамилиябез русча булса, бәлкем бәйләнмәсләр, дип бабабыз үзгәрткән, ди ул).

Сүз уңаеннан күңелгә уелып калган тагын бер моментка тукталмыйча булдыра алмыйм. Бәйрәм белән котларга килгән Башкортстан вәкиле, чыгыш ясаганда: «Мөслим, Ык буйлары – элеккеге ирәхтә, тамьян, табын кабиләләренең җирләре», дип «ычкындырды». Билгеле, махсус әйтте. Бердән, мондый кабиләләр татарда, казахта да булган. Татарлар утрак тормышка шактый иртә күчкәнгә, халкыбыз кабилә булып яшәгән вакытларын күптән оныткан инде. Икенчедән, бу җирләр, ягъни Ык буйлары Идел буе Болгарстаны, Нугай Урдасы, Казан ханлыгы биләмәләре булган. Дөрес, Казан ханнары, кимак, нугай бабаларыбыз башкортларга файдалануга биреп торгалаган. (Бу җирләрне башкортларга биреп торулары турында Казан ханнарының ярлыклары да бар). Тик моңа карап кына, Ык буйлары башкорт җирләре булган, дип әйтү бер калыпка да сыймый. Гомумән, XXI гасырда кабилә-ыру булып яшәгән чакларны сагыну, Башкортстандагы татар авыллары янәшәсендә, бу җирләр фәлән кабилнең биләмәсе булган, дип язу; шушы рәвешле  әлеге атамаларны татарларга тагарга маташу, йомшак кына әйткәндә, бик  сәер хәл. Кунак булсаң, тыйнак бул, дип әйтәсе  килә әлеге Башкортстан вәкиленә.

    Сүз ахырында, кайбер журналистларның Сабантуйны һаман «праздник плуга» дип язуларына, артистларның (ни кызганыч, артистлар гына түгел, байтак чиновниклар да) сәхнә түреннән шулай аңлатуларына  аптырыйм мин. «Сабан» сүзенең «сука» мәгънәсе бар-барын. Әмма ул асылда «яз» мәгънәсен аңлата. Яз туе ягъни дә мәсәлән. Телебездә «сабан тургае» дигән атама да бар. Сабантуйны борынгы күчмән бабаларыбыз, тау өсләре кардан арчылгач, биеклектә уздыра торган булган. Игенчеләр бәйрәме түгел, беренче чиратта күчмән яугирләр ярышы, бәйрәме ул. Анда егетләр, ирләр җитезлектә, мәргәнлектә, чыдамлыкта, көрәштә сыналган. Шунда гайрәте, көче ташып торганнар ачыкланган. Татарның хөрлек, ирек сөюе, җыр-биюгә һәвәслеге, чичәннәре дә шунда күренгән. Шуңа күрә аны утрак тормышка, игенчелеккә генә кайтарып калдырырга тырышу омтылышларына  үз вакытында  җавап биреп барырга тиешбез дип уйлыйм мин.

Рәшит МИНҺАҖ

https://magarif-uku.ru/tt/federal-sabantue-unaennan-uylanula/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: