Автокибетләр проблеманы чишә (+ВИДЕОРЕПОРТАЖ)
Мөслимнең үзендә яшәүчеләргә җаны теләгән кибеткә кереп, теләгән ризыгын, кием-салымын алырга мөмкинлек булса да, район үзәгеннән еракта гомер итүчеләр, бигрәк тә кече авылларда яшәүчеләр бу яктан зур кыенлыклар кичерә.
Авылларда күпчелек район кулланучылар җәмгыяте кибетләре эшләп килде. Җәмгыятенең банкротлыкка төшүе кибетләрнең ишегенә йозак салырга мәҗбүр итте. Халыкка көн дә кирәкле продукцияне сатып алу өчен кемгәдер ялынырга, такси яллап яки узгынчы машиналарга утырып, район үзәгенә йөрергә туры килде.
Тик район җитәкчелеге мәсьәләне уңай хәл итү юлын тапты. Халыкка ярдәмгә автокибетләр килде. Бүгенге көндә Әлмәт, Бүләк, Күбәк, Сәфәр, Горбуновка, Бикмәч, Катмыш, Ольгино, Иске Чакмак, Тат. Смыловка, Рус Смыловка, Островка, Игенче, Торыш, Крәш. Шуран, Краснояр, Игенче, Тегермәнлек, Сикия авыллары халкы азык-төлек, кием-салым, хуҗалык товарларын әнә шындый күчмә кибетләрдән алырга өйрәнде. Бу авылларда гомер кичерүчеләргә шәхси эшмәкәрләр Гөлзирә Закирова, Илнур Моталлыйпов, Фәүзия Әхмәтованың автокибетләре хезмәт күрсәтә. Атнаның һәр көнендә билгеләнгән вакытта килүче машиналарны өлкәннәр көтеп ала.
Кибетләре булган авыллар да автолавкалар хезмәтеннән файдалануны кулай күрә. Ник дигәндә, мөмкинлекләре чикләнгән, сәламәтлекләре какшаган өлкәннәргә авыл эчендәге кибеткә йөрү дә кыенлыклар тудыра. Ә кибетләр бу проблеманы тулысынча чишә - кирәкле продукцияне әби-бабайларның капка төбенә үк китереп бирә. Конкуренция ягыннан да уңай күренеш дияр идек. Мондый шартларда авыл кибетләре, үз чиратында, продукцияне төрләндерергә, сыйфатлы хезмәт күрсәтергә, халыкка якынрак килеп эшләүне үзенә максат итеп куярга мәҗбүр. Үзләренең кибетләре булган Мәлләтамак, Елгабаш, Симәк халкы соравы буенча әлеге авылларга да автолавка йөри. Халык ихтыяҗын беренче урынга куйганда, автокибетләр хезмәтенә ихтыяҗ һәрвакыт зур булып калачак.
Лилия Шәймиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 август 2022 - 19:23Яшел помидордан Кечкенә яшел помидорларны юып, 12-15 минут кайнатырга, суын түгәргә. Шикәр сиробы ясап, шунда помидорларны салырга һәм 3 сәгатьтән дә ким булмаган вакытка калдырырга.1100
-
9 август 2022 - 18:41Мошенниклар банк карталарыннан акча урлауның яңа схемасын уйлап тапкан Җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләренең ялган порталына кертеп җибәрә торган рассылка куллана башлаган. Бу рәвешле алар халыкның шәхси мәгълүматларын кулга төшерергә тырыша. Өстәвенә, алдап акча урлаучылар (мошенниклар) җибәргән хәбәрләрдә кулланучыга социаль контракт буенча түләүне хупладылар дигән язу килә. Россия сыйфат системасы (Роскачествода) матбугат хезмәтендә РИА Новостига шул турыда сөйләгәннәр.2200
-
9 август 2022 - 16:30"Намус" агрофирмасында "Агросила" холдингы составындагы “Намус” агрофирмасында кызу эш өсте.3900
-
9 август 2022 - 16:28Юлларда сак йөрегез Гравийлы юл алдаучан, тиешле тизлекне сакламаганда һәлакәткә китерә.5000
-
9 август 2022 - 14:49"Транснефть-Прикамье" АҖ волонтерларының кызу фестиваль көннәре Узган ял көннәрендә «Транснефть – Прикамье» АҖ волонтерлары Пермь краенда һәм Татарстан Республикасында әһәмиятле мәдәни чараларны хупладылар.5800
-
9 август 2022 - 13:08"Транснефть - Прикамье" АҖ сазлыклы җирдә укыту-тренировка дәресе үткәрде «Транснефть – Прикамье» АҖ сазлыклы җирдә нефть үткәргечтән шартлы рәвештә чыгуны бетерү буенча комплекслы укыту-тренировка дәресен (КУТЗ) үткәрде. Укулар удмурт район нефть үткәргеч идарәсе җаваплылыгы зонасында Сургут-Полоцк магистраль нефть үткәргеченең линия өлешендә узды.6400
-
9 август 2022 - 12:33Алданмагыз! Мошенниклар җиңел акча эшләүнең төрле ысулларын уйлап таба.6500
-
9 август 2022 - 09:07Гаилә - бәхет ачкычы
-
9 август 2022 - 09:06Ремонттан соң Мөслимдә фонтан ачылды
-
9 август 2022 - 08:38Эшлекле дүшәмбеДүшәмбе көнне район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.12100
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5697602
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.577301
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).476604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.435803
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.368601
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.314600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика