Мөслим-информ

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае делегаты Лилия Садриева: "Яңа эшләргә рухланып кайтам"

2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә ресубликаның иҗтимагый-сәяси тормышында зур вакыйга - Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае узачак. Анда дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 регионыннан 1000 делегат, шул исәптән дәрәҗәле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнашачак. Корылтайда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган...

- Лилия Яссировна, бүлекчә белән шактый еллар җитәкчелек итәсез. Гомумән, сезнең җилкәгә өелгән җәмәгать эшләрен санап бетерә торган да түгелдер.

- Җир шарында яшәүче татарларны берләштерүче иҗтимагый оешма булган Бөтендөнья татар конгрессына 1992 нче елның 19 июнендә нигез салынды. Шул ук елда районда аның җирле бүлекчәсе төзелде. Мин чирек гасыр инде әлеге оешманы җитәклим. Кемнәргәдер бүлекчәнең нәрсә белән шөгыльләнүе күренеп, аңлашылып та бетми торгандыр. Эшчәнлегебезне райондагы күп кенә иҗтимагый оешмалар, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре белән бергәләп алып барабыз. Соңгы елларда гына төзелгән "Мөслимәләр берлеге", "Ак калфак" иҗтимагый оешмаларының җирле бүлекләре белән дә тыгыз хезмәттәшлек булдырдык. Гасырлардан килгән гореф-гадәтләребезне, телебезне, милли һәм тарихи традицияләребезне саклау, киләчәк буынга җиткерү юнәлешендә башкарылган эшләрнең башында торабыз. Үткәргән чаралар тематикасы ягыннан төрле, масштабы ягыннан зур булуы белән аерыла.

Җәмәгать эшләренә килгәндә, әйе, алар күп һәм төрле. Озак еллар районның Попечительләр советы рәисе урынбасары вазыйфасын башкарам. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе члены буларак балалар, социаль яктан имин булмаган гаиләләр язмышын, йөрәгем аша үткәреп, алар өчен борчылып яшим. Районда төзелгән Зөлфәт клубын җитәкләвемә дә шактый еллар.

- Шушы клубның эшчәнлегенә аерым тукталсагыз иде.

- Җирлегебездә башлап язучыларны барлау, аларны халыкка танытуда Зөлфәт клубының роле зур. Яшь каләм тибрәтүчеләр белән очрашулар, аларның иҗатын анализлау башлап язучыларга зур ярдәм итә. Аларны районда үткән шигырь бәйрәмнәренә, әдәби кичәләргә тартабыз, иҗат җимешләрен Мөслим радиосы һәм "Авыл утлары" газетасы аша халыкка тәкъдим итәбез. Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" җәмгыяте карамагында эшләүче "Рухият" фонды тарафыннан нәшер ителгән ике китапта җирлектә яшәп иҗат итүчеләрнең әсәрләрен дә тәкъдим иттек. Күптән түгел генә "Казан" журналына 10 нан артык башлап язучының шигырьләрен туплап җибәрдек.

- Районыбызның күренекле каләм ияләрен татар дөньясына таныту юнәлешендә дә күп эшләнә.

- "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруларын төшерүдә булышлык күрсәтәбез. Татар әдәбиятына бай мирас калдырган шагыйрьләребез Зөлфәт, Наис Гамбәр, Харрас Әюп, Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов турындагы тапшыруларны бөтен татар дөньясы яратып карады. Август аенда күрсәтү өчен якташларыбыз Факил Сафин һәм Ләбиб Лерон турында шундый тапшырулар төшерелде. Әле күптән түгел генә "Россия 1" телеканалы Факил Сафинның тормышы, иҗаты турында тапшыру әзерләде. Әлеге тапшыруларны эшләүчеләр читтән булса да, аларга идеяләр бирүдә, районыбыз һәм аларның кешеләре белән таныштыруда, мәгълүмат бирүдә ярдәмебез зур.

Соңгы берничә елда Мөслимдә зурлап татар әдәбияты көннәре үткәрелә. Республикабызның әдәбият һәм сәнгать әһелләре, тарихчылар һәм галимнәр белән районыбызның истәлекле урынннарына сәяхәт-экскурсия оештыру, мәктәп укучылары һәм халык белән очрашулар үткәрү - болар барысы да даими эшкә әйләнеп бара.

- Лилия Яссировна, төп вазыйфагыз - үзәк китапханә директоры булу да бу юнәлештәге эшчәнлегегезгә ярдәм итәдер.

- Әлбәттә. Чөнки милли һәм тарихи традицияләребезне саклауда, халыкның рухи дөньясын баетуда район китапханәчеләрнең хезмәте зур. Китапханә бүген китаплар алып китү урыны гына түгел. Бездә яңа китаплар тәкъдим итү, әдипләр һәм танылган шәхесләр белән очрашулар үткәрү дә матур традициягә әйләнде. "Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясен башлап җибәрүебезгә дә өч ел үтеп китте. "Йолдызга ун сорау" проекты да уңышлы эшли.

- Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена барырга җыенасыз. Әлеге дөньякүләм форумнан нәрсә өмет итәсез?

- Конгресс оешканнан бирле делегат буларак аның һәр корылтаенда катнаштым. Милләтебезнең киләчәге өчен янып йөрүче милләтпәрвәрләребез күп булуына сөенеп, җирле бүлек эшчәнлеге өчен яңалыклар алып кайта идем. Быелгы корылтайда яшәешебезнең күп өлкәләренә кагылышлы проблемалар күтәреләчәк. Әйтик, "Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы"; "Гаилә, демография, милли тәрбия"; "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек" дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында фикер алышу көтелә. Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче милләттәшләребез белән танышу, аралашу мине кабат яңа эшләргә рухландырыр, дип уйлыйм.

Белешмә

Бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Россия Федерациясенең 68 төбәгендәге (шул исәптән Татарстандагы), ерак һәм якын чит илләрдәге 476 татар иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Конгресс үз эшчәнлеген төрле юнәлешләр буенча җиде комиссия аша алып бара. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында 8 иҗтимагый оешма эшли.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: