Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне

6 августта Хиросима көне билгеләп үтелә

Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне буларак та билгеле булган Хиросима көне ел саен 6 августта билгеләп үтелә.

Истәлекле, авыр дата безне 1945 елның августының икенче бөтендөнья сугышы белән бәйле тарихи вакыйгаларына алып китә.

1945 елның июлендә Нью-Мексикодагы полигонда атом бомбасын беренче сынау кешелек тормышында яңа этапка нигез сала. Хәзер беркем дә яңа коралның җимерә торган көченнән кача алмый.

Ул чакта АКШ президенты булган Гарри Трумэн  тарафыннан хуплаган Япония шәһәрләрен бомбардировкалау турындагы приказ үтәлүгә китерелә. Беренче корбаны - Хиросима шәһәре.

Шәһәргә бомба ташлау баштан ук гражданнар арасында бик күп корбаннар булуын күз алдында тоткан.

Хиросима фаҗигасы АКШ җитәкчелеген фаҗиганең масштабларын аңларга һәм мондыйны кабатламаска мәҗбүр итәргә тиеш кебек тоелса да, өч көннән соң алар янә һавага авиация күтәрәләр. Бу юлы Нагасаки шәһәре корбан итеп сайлана.

Һәлак булучылар турында төгәл мәгълүматлар әлегә кадәр юк. Якынча исәпләүләр буенча  300 меңгә якын кеше бомбардировка корбаны булган, ә тагын 200 меңгә якын кеше радиоактив нурланышка дучар ителгән.

Сугыш тәмамланып 10 елдан соң,1955 елның 6 августында Хиросима фаҗигасе истәлегенә шәһәр атом һәм водород коралларын тыю турында беренче Халыкара конференцияне кабул итә.

http://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев