Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөртекле һәм кузаклы культуралар 700 мең гектарга якын мәйданда җыелды

12 августка республикада 696 мең га мәйданнан 1481,9 мең тонна ашлык суктырып алынды. Гектардан уртача 21,3 центнер ашлык чыга. Бөртекле һәм кузаклы культуралар иң күп мәйданда җыелгын муниципаль районнар:Апас - 57% (17,7 мең га, суктырылган - 42,2 мең тонна ашлык), Буа - 55% (30,1 мең га,суктырылган - 59,4 мең тонна),...

12 августка республикада 696 мең га мәйданнан 1481,9 мең тонна ашлык суктырып алынды. Гектардан уртача 21,3 центнер ашлык чыга.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар иң күп мәйданда җыелгын муниципаль районнар:Апас - 57% (17,7 мең га, суктырылган - 42,2 мең тонна ашлык), Буа - 55% (30,1 мең га,суктырылган - 59,4 мең тонна), Зәй - 55 % (22,1 мең га, суктырылган - 59,5 мең тонна), Нурлат - 55 % (22,7мең га, суктырылган - 46,2 мең тонна), Әлки - 54 % (24,8 мең га, суктырылган - 54,5 мең тонна).

Бөртекле культураларның уртача уңдырышлылыгы буенча Актаныш районы алда бара - гектардан 31 центнерашлык. Балтач районында уңдырышлылык күрсәткече - 29,4 ц/га, Тукай районында - 28,4 ц/га.

Республикада 283,9 мең га мәйданда көзге бодай суктырылган, 176,6 мең га мәйданда - көзге арыш, 161,6мең га - арпа, 37,6 мең га мәйданда борчак суктырылган. Көзге бодай - 603,4 мең тонна, көзге арыш - 392,4мең тонна, арпа - 355,4 мең тонна, борчак 58,4 мең тонна җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев