Мөслим-информ

Бәрәңгене саклау

Бәрәңге тиешле дәрәҗәдә киптерелсә, авырулар куркыныч түгел

Халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыенлыклар булмаска тиеш. Дымлы бәрәңгене базга салып, көл белән сибү әллә ни уңай нәтиҗә бирмәячәк. Төп шарт – бәрәңгенең коры булуы. Бөтен бүлбеләрне тулысынча көл белән каплау техник яктан да мөмкин түгел.

Бәрәңгене саклаудагы төп хаталар

Гөмбәле чирләр булган оч­ракта, алар үзләрен бер ай эчендә күрсәтеп өлгерә. Бакте­риаль авырулар, кагыйдә була­рак, бик сирәк очрый. Киң тарал­ган авырулардан коры черү, фи­тофторозны әйтергә була. Алар­ны тиз арада күрергә мөмкин. Фитофтороз, фузариоз авырула­рын ничек билгеләргә? Бәрәңге өслегендә фитофтороз үсеш ал­ган урыннар көрән төстә, басыл­ган була. Андый бәрәңгене ар­кылыга ярып карасаң, кабыгын­нан эченә таба туры көрән "нур­лар" киткәнен күрергә мөмкин. Фитофтороз булганда бәрәңге үзе каты кала, ләкин аңа төрле бактерияләр кереп, ул чери, на­чар ис чыгара башлый. Фузари­оз, ягъни коры черү булган очрак­та, башта бәрәңгедә зур булмаган кабарынкылык, аннан янчелгән урын барлыкка килә. Ул кара көрән, кара төстә була. Эчендә – кара, коры масса. Күп очракта фу­зариоз җәрәхәтләнгән, киселгән урыннардан башлана.

Зур зыян күргән бүлбеләрне, озак саклап тормыйча, терлеккә ашатырга кирәк. Чөнки мон­дый бүлбеләрне ризыкка кулла­нып булмый, алар вак һәм йом­шарган була. Яхшы киптерелгән һәм җәрәхәтләнмәгән бәрәңгегә фузариозның әлләни куркыны­чы юк. Салкыннар башланганчы җирне сөреп калдыру кайбер авы­руларны кисәтергә ярдәм итәчәк. Бәрәңгене иртә алган булсагыз, арыш, бодай һәм башка шундый төр культуралар чәчәргә мөмкин.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: