Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңгеле гөмбәле тавык

Бәрәңге астында пешерелгән гөмбә белән тавык ашаганыгыз бармы? Райондашыбыз Ләйсән Фәхертдинова әлеге ризыкның рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиент­лар: 600 грамм тавык ите, 250 грамм шампиньон гөмбәсе, уртача зурлыкта­гы 3-4 бәрәңге, 2 баш суган, 1 стакан он, 15 процентлы 150 грамм каймак, 250 мл сөт, 100 грамм уылган сыр, тәменчә тоз, борыч, кызды­ру өчен үсемлек мае.

Әзерләү тәртибе. Ду­ховканы 180 градускача җылытабыз. Бәрәңгене юа­быз һәм пешерәбез. Шуны­сы бар: су кайнап чыккан­нан соң, бәрәңге нибары 6 минут пешәргә тиеш. Та­вык итен юып киптерәбез һәм кисәкләргә бүләбез. Гөмбәне чистартабыз һәм вак итеп турыйбыз. Су­ганны шакмаклап турарга кирәк. Тавык кисәкләрен кыздырабыз һәм алып куя­быз. Шул ук майда суганны кыздырабыз һәм аңа гөмбә өстибез. Тирән савытка он салып, аны болгата-болга­та сөт һәм каймак куша­быз. Катнашманы төерләр калмаслык итеп яхшы­лап болгатырга кирәк. Табага башта соус агыза­быз, аның өстенә кызды­рылган тавык кисәкләрен тезәбез, аннан соң гөмбәле суганны салабыз. Тоз, бо­рыч сибәбез һәм өскә эре угычтан уып бәрәңге сала­быз. Бәрәңге өстенә уылган сыр сибәбез һәм якынча 40 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев