Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңгегез уңдымы?

Авыл халкы бәрәңге ала. Кайберәүләр инде алып бетереп, урнаштырып та куйган. Кемнәрдер казып алса да, сарай-гаражга гына керткән. Бераз тотканнан соң иркенләп чүпләп, сыйфатлыларын гына саклауга куймакчылар. Сез бәрәңге алдыгызмы әле? “Икенче икмәк” уңышы куандырырлыкмы быел?

Авыл халкы бәрәңге ала. Кайберәүләр инде алып бетереп, урнаштырып та куйган. Кемнәрдер казып алса да, сарай-гаражга гына керткән. Бераз тотканнан соң иркенләп чүпләп, сыйфатлыларын гына саклауга куймакчылар. Сез бәрәңге алдыгызмы әле? “Икенче икмәк” уңышы куандырырлыкмы быел?

Миләүшә Гарипова,

Мөслим:

– Бәрәңгене май урталарында утырттык. Җир җитешеп бетмәгән иде әле. Бакча сөрергә трактор кергәч, куып чыгармадык инде. Җире кантарлы, каты булды. Көчкә утыртып чыктык. Тишелә башлагач, тырмаладык. Аннан соң чүп чыгуга көч-хәл белән каты җирне кәтмәнләдем. Чүбе бик булмаса да, күмәр алдыннан тагын бер тапкыр бәреп чыктым. Яңгырлардан соң җире дә бераз рәтләнгән иде. Ә менә корты уңды быел, берничә тапкыр агуларга туры килде. Август урталарында кып-кызыл булса да, тиздән аласы бар дип, агуламадык.

“Мөслимнең кайбер урамнарында су юк, кеше бәрәңгегә су сибә” дигән сүзләргә аптырадым. Чөнки быел яңгыр кирәк вакытында яуды, дип беләм. Көннәр бик коры тора дигәндә, явып китә иде.

Башка елларны бәрәңге сабагын яшел көе чаба идек. Быел бер сортыныкы иртәрәк корыды. Аңа да карамастан уңыш зарланырлык түгел. Әйбәт чыкты бәрәңге, эре, черекләре юк диярлек.

Расыйх Әхтәмов,

Тугаш:

– Бәрәңгене алдык инде. Яздан сөреп, 14 майда утырткан идек. Төрле сортлар утыртабыз. Аның бит уңышы да сортына карап чыга. Кайсы елны бер төрле сорт уңа, кайсы елны анысының уңышы начар була, икенчесе мулдан бирә. Ике сортны аерыбрак утыртабыз. Калганнары катнаш инде.

Бәрәңгене утырткач, ике кат тырмалыйбыз, кәтмәнләп торабыз. Авылда хәзер трактор белән утыртып, тактор белән алучылар да бар. Быел бәрәңге өчен ел уңышлы булды, безнең дә уңыш әйбәт.

Рәзилә Зарипова,

Краснояр:

– Бәрәңгене ала башлаган идек инде. Яңгырлар башланды да туктап торырга туры килде. Бакчага тирес тараткан идек, шуңа күрә соңрак – 24 майларда гына утырттык бәрәңгене. Кортын агулап, рәт арасын утап, кәтмәнләп торабыз инде. Башта чүбе аз кебек иде, яңгырдан соң көннәр җылытып җибәргәч, чүбе дә дәррәү күтәрелеп китте бит аның. Ике сорт бәрәңге утыртабыз. Кызылының уңышы әйбәтрәк булды, агы да яхшы булды.

Күрәсез, халык “икенче икмәк” игүнең бөтен нечкәлекләрен дә белергә тырыша. Соңгы елларда табигатьнең капризлануын истә тотып, анысына да яраклашкан: берсе уңмаса, икенчесе уңарр дип, бәрәңгенең берничә төрле сортын утырта. Сугаруга килгәндә исә, бәрәңге чәчәк атканчы, су сибүнең мәгънәсе юк, сабагы гына үсә, диләр галимнәр. Ә менә чәчәк атканда, чәчәк аткач, бәрәңгегә яңгырлар бик кирәк икән. Киләсе елда да яңгыр да вакытында явып, җиле дә вакытында иссен, яңгырлары, җилләре шифалы булсын, дип телик.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X