Мөслим-информ

Бәрәңгегә куркыныч яный! Ничек сакларга?

Бу көннәрдә халык теленә бәрәңге чире керде. Мөслимдә яшәүче Галиевләр Матбугат үзәгенә яфраклары каралган бәрәңге яфрагын күтәреп килде. Базда кышлаган бәрәңгеләренең дә эче карала икән. "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" нең Татарстан филиалы Мөслим бүлегенең әйдәүче агрономы Фәйрүзә Исхаковадан моның нинди чир булуын ачыклавын үтендек.

- Бу, күренеп тора - бәрәңгедәге фитофтора авыруы. Бәрәңге үзе дә, яфрагы да әлеге чир белән бердәй зарарланган. Бу авыру белән Метрәй, Яңа Усы авылларыннан да, Мөслимнән дә мөрәҗәгать итүчеләр булды.

- Фәйрүзә Хәбибулловна, фитофтора авыруы ничек барлыкка килә? Аның беренче билгеләре нинди?

- Фитофтора - бәрәңге өчен иң куркыныч һәм киң таралган гөмбәчек авыруы. Ул - бик тиз таралучан һәм йогышлы. Башта бәрәңгенең аскы яфракларында ак кунык - гөмбәчек споралары күренә. Аннары соргылт төстәге таплар барлыкка килә. Таплар зурая бара, споралар яфрактан - яфракка, яфрактан - сабакка, бүлбеләргә дым, су тамчылары һәм җил ярдәмендә күчә. Ахыр чиктә бәрәңге сабагы корый. Атна-ун көн эчендә бөтен бакчаны камап алырга мөмкин. Фитофтороз помидорга, баклажанга да зыян ясый.

- Әлеге авыруга китерүче сәбәпләр нинди соң?

- Быелгы озакка сузылган яңгырлар, дымлы һәм салкынча һава торышы фитофтораның үрчүенә китерде. Гадәттә эссе һәм коры һава шартларында гөмбәчекләрнең үрчүе күзәтелми. Билгеле, фитофтораның таралуына башка сәбәпләр дә булырга мөмкин. Әйтик, бәрәңге сортының авыруга чыдам булмавы. Бәрәңге кишәрлегенең кайда урнашуы да зур роль уйный: помидор белән бәрәңгене янәшә утыртырга ярамый. Фитофтора белән алдагы елда зарарланган бәрәңге бүлбеләрен утырту да чирнең яңаруына китерә.

- Ә бәрәңгедә авыруның билгеләре күренәме?

- Чирле бәрәңге тышчасында кургашсыман-соры төстәге каты таплар барлыкка килә. Әлеге таплар, тел-тел булып, бүлбенең эчке өлешенә, еш кына үзәгенә кадәр үтеп керә. Авыру әле бәрәңгене кышкы саклауга куйганда күренмәскә дә мөмкин. Базда чирнең көчәюенә уңай шартлар булганда, яңа еллардан соң ул ачык күренә. Хәтта тышкы өлеше сәламәт күренгән бәрәңге дә, әрчи башласаң яки ярып карасаң, соргылт таплардан гына тора. Безнеңчә әйтсәк, черек була.

- Фәйрүзә Хәбибулловна, һәр авыруның үз дәвасы бар, диләр.

Фитофтора авыруын ничек дәвалап була?

- Фитофтораның беренче билгеләре күренү белән үсемлекләрне бордос сыекчасы яисә бакыр купоросы (10 л суга 200 г исәбеннән) эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Шулай ук "Оксихом" препаратын 10 л суга 20 г исәбеннән салып кулланырга була. Ә "Оксихом Арцерид" фунгициды 10 л суга 50 г исәбеннән алына. 10 л эремә 1,5 сутый бакчаны эшкәртергә җитә. 12-15 көннән соң, кабатларга кирәк. Ләкин соңгы эшкәртү бәрәңгене алырга 20 көн кала үткәрелергә тиеш. Моннан тыш "Дитан М-45", "Ордан", "Полирам ДФ" кебек препаратлар һәм рөхсәт ителгән башка фунгицидлар кулланырга була. Эшкәрткәндә бәрәңгенең сабакларын мөмкин кадәр ныграк чылату кирәк.

Башлангыч фазада бу авыруга каршы халык ысуллары белән дә көрәшергә була. Әйтик, 10 л суга 1 л сөт яки кефир салып сибәргә мөмкин. Сөт продуктлары яфракларда юка гына пленка хасил итә, гөмбәчекләр үтеп керә алмый. Сөт белән су катнашмасына 10 л суга 15-20 тамчы исәбеннән йод салырга да була. Бәрәңге плантациясенә агач көле сибү дә уңай нәтиҗә бирергә мөмкин. Белгечләр бәрәңге белән бергә горчица үстерү фитофтораның таралуына юл куймый, дип белдерә.

- Шулай да авыруны булдырмау мөһимрәк бит. Бу уңайдан профилактика чараларына тукталсагыз иде.

- Беренче чиратта бәрәңгене иртә язда ук һава температурасы 0 градустан югары булган вакытта, якты урында яровойлаштырырга кирәк. Мин үзем утыртыр алдыннан бәрәңгене 10 л суга 15-20 г исәбеннән ясалган бакыр купоросы эремәсендә чылатып алам. Орлыкны эремәдә озак тотарга ярамый, юкса күзәнәккә зыяны була. Бәрәңгенең фитофторадан зыян күрмәгәнен, гөмбә авыруларына каршы торучы яхшы сортлысын утыртырга кирәк. Бакчада чәчү әйләнешен саклау да мөһим. Терлек асраучылар һәм зур бакча тотучылар өчен моның бер авырлыгы да юк. Бәрәңге, чөгендер, үлән культураларын чиратлаштырырга була. Көзен, бәрәңгене казып алгач, сабакларын бакчада калдырырга ярамый, читкә алып чыгып яндырырга киңәш ителә. Бәрәңгене исә саклау урыннарына куйганчы өсте ябулы 10-15 көн җилләтү мөһим.

Составында табигый бактериаль матдәләре булган биофунгицидларны чиратлаштырып куллану да отышлы.

Боламык: 5 литр суга 1 аш кашыгы аш содасы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы сыек сабын кушып болгаткач, шунда ук махсус сиптергечтән үсемлекләр өстенә бөркибез.

Ылыс кайнатмасы: 1 литрлы банка чыршы яки нарат ылысын ярты литр суда 5 минут кайнатып сөзгәч, 5 литр су белән сыеклап, 1,5 аш кашыгы (30 гр) хуҗалык сабыны кушып болгатабыз. Сыекча әзер булуга, үсемлекләрне шуның белән коендырабыз.

Сыер тизәге төнәтмәсе:1 көрәк чи сыер тизәген 1 чиләк суга болгатып, бәрәңге, томат сабаклары өстенә себерке белән сибеп чыгабыз.

Кычыткан төнәтмәсе: 1 кг кычытканны турап, 3 л суда 1 тәүлек төнәтәбез, 30 гр хуҗалык сабыны кушып болгаткач, сөзеп, үсемлекләргә бөркибез.

Сарымсак төнәтмәсе: 200 грамм сарымсакны яки аның яшел укларын иттарткычтан чыгарып, 1 стакан су кушып болгатып, 2-3 көн төнәткәч, сөзеп алабыз. 10 литр су белән сыеклап, шуңа 20 гр йод, 30 гр хуҗалык сабыны кушып болгаткач, үсемлекләр өстенә сибәбез.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: