Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге утырттыгызмы әле? (Мөслимлеләр тәҗрибә уртаклаша)

Бәрәңгене икенче икмәгебез дибез. Күпчелегебезнең җәе шул "икмәк"не үстерүгә багышлана. Кар эрү белән бакчасына чыккан апа-абыйлар бакчадан җир катыргач кына керәләр. Җәй көне дә һава торышы бүгенге чамадарак булса, быел аларның тырышлыгы бушка китмәс төсле. Чөнки интернет мәгълүматларына ышансаң, бәрәңге көндезге температура 25 градустан артмаганда яхшы үсә икән. Төнгесе 10-15...

Ә сез бәрәңге утыртыгызмы әле?

Хавис Закиров, Баек:

- Мин алтынчы майда ук утырттым инде. Җәй җылы булмас, ахры. Августта гына җылытыр, дип уйлыйм. Бакчаны гомер буе көздән сөрдерәбез. Яз көне кул тырмасы белән тырмап чыгам. 15 сутыйлы бәрәңге бакчасы өчкә бүленгән. Берсенә - бәрәңге, икенчесенә - яшелчә, суган-кыяр, кабак һәм башкаларын утыртабыз. Калган өлешне парга калдырам, аны җәй буе тиешенчә эшкәртеп торам. Участокта чүп үстермим, эт эчәгесен тишелеп чыгу белән юк итәм.

Бәрәңгенең эресен-вагын ярмыйча, "күтен" кисеп, 70х50 итеп утыртам. Коры елны ике тапкыр - тишелеп чыккач һәм чәчәк атканчы су сибәм. 30 чиләк орлыктан 347 чиләк уңыш алдык узган ел.

Гөлфинә Хәбибуллина, Вәрәшбаш:

- Дүртенче майда ук утырттык инде. Узган ел өченче майда утырткан идек, уңыш әллә ни әйбәт булмады. Өченче ел тугызынчы майда утырткан идек, бик күп чыкты бәрәңге. Симәнәне быел ярып тормадык, чөнки узган ел бәрәңге алай эре булмады. Тавык йомыркасы зурлыгындагы бәрәңге утырту әйбәт. Тирәнрәк утырттык быел, симәнә өстенә туфракны ике көрәк аттык. Утыртканда агуламыйбыз, тишелеп чыккач, вакыты җиткәч агулыйбыз. Бакчаны көз-яз мотоблокта фреза белән эшкәртәбез. Мотоблок белән сөрү туфракның өске өлешен йомшарта. Бакчабыз туфрагы йомшак хәзер. Бездә кара туфрак түгел, ике-өч елга бер тапкыр тирес кертәбез. Быел уңыш нинди булыр, көз көне күрербез инде.

Гөлҗиһан Латыйпова, Михайловка:

- Бәрәңгене җиденче майда утырттык. Өченче ел инде орлыкны агулап утыртабыз. Җәй көне корт күренгән куакларга бәләкәй сиптергеч белән генә сибеп чыгабыз агуны. Былтыр һәм өченче ел "Престиж" препараты кулланган идек, быел ул очрамады, икенче төрлене алдык, анысы арзанрак та булды әле. Орлыкны тачкада алып барабыз участокка, шул ук тачкада агулыйбыз да, утыртып та куябыз. Агулауның файдасыдыр инде -проволочник та бик зарарламый бәрәңгебезне. Су сипмибез, чүбен утап торабыз. Орлыкка дигән бәрәңгене алганда ук аерым җыябыз. Бик эреләрен генә ярдык. 12 чиләк утыртабыз, шуның уңышы ел әйләнәсенә иркенләп җитә. Былтыр сортын алыштырдык. Җирне көздән сөреп, яздан культи кертәбез.

Бакчаларын көздән сөрдергән кешеләр бу көннәрдә бәрәңгене дә утыртып куйдылар, димәк. Мөслим эчендә кузгалучылар бик юк әле, чөнки бакчалар сөрелмәгән. Мотоблок белән эшкәртүчеләр күренә башлады. Сөрдерәм, дисәң, бакчага трактор кертү дә кыенрак. Чылбырлы тракторга өстенлек бирүчеләргә бу фикерләреннән кире кайтырга туры килер, мөгаен: асфальттан йөреп булмый һәм җәяүлеләргә зур уңайлык тудырган тротуарлар тракторлар өчен киртәгә әверелде. Хәер, бәрәңге утыртылмый калган ел юк әле. Калганнар да озакламас. Язның бер көне ел туйдыра бит.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев