Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге утыртабыз. Мул уңыш сере нәрсәдә?

Көннәр җылытты. Җиң сызганып кешеләр бәрәңге утыртуга тотынды. Бакчачылар колагына мул уңыш алу серләрен җиткерәбез. Үзегездә булган уникаль бәрәңге үстерү рецептлары белән комментарийда уртаклаша аласыз.

Бәрәңге вегетатив юл белән, башлыча, бүлбеләрдән (селекция максатында орлыктан) үрчетелә. Үсемлекне очыннан, күзчекләреннән, шытымнан, сабагыннан да үрчетергә мөмкин. Бәрәңгенең күзәнәкләре туфракта 5-8°С җылылык булганда шыта башлый. Тишелеп чыгу өчен иң уңай температура - 15-20°C, фотосинтез, сабак, яфрак үсү, чәчәк ату өчен - 16-22°C. Бәрәңге бүлбеләре төнге температура 10-13°C булганда яхшы үсә. Югары температурада (төнлә 20°C һәм аннан да югары булса) бәрәңгенең җылылык үзлекләре бозыла. Температура 2°C тан түбәнрәк булса, үсемлек кыраудан зарарлана.

Чәчәк ату фазасында, сабаклары иң нык үсеп, бүлбеләр барлыкка килгән чорда, бәрәңгегә иң күп дым һәм тукландыру кирәк. Бәрәңге уңышы гектардан 200-250 ц булганда, үсемлек туфрактан 100-175 кг азот, 40-50 кг фосфор, 140-230 кг калий ала. Бәрәңге үстерү өчен кара туфрак, соры урман туфрагы, кәсле көлсыман, механик составы буенча комсыл, җиңел һәм уртача балчыксыл туфрак кулай санала.

Бәрәңгене туфракта 6-8 градус җылылык булганда утыртырга ярый. Утыртыр алдыннан орлыкны "яравайлаштырырга" кирәк. Болай иткәндә орлыктагы күзәнәкләр дә ныгый һәм андагы кайбер авыруларны да бетерергә мөмкин. Күпләр бәрәңге орлыгын никадәр тирәнрәк утыртсаң, уңыш та шулкадәр күбрәк була, дип уйлый. Бу бер дә дөрес түгел. Орлыкны 8 сантиметрдан да тирәнгәрәк күмәргә ярамый. Чөнки тирән күмсәң, ул тиз генә үсеп китә алмый.

Бәрәңге киң рәт ысулы белән утыртыла. Рәт аралары 60 яки 70 см калдырыла, үсемлекләр арасындагы ара 25, 30 яки 35 см булса, яхшы. Бүлбенең уртача авырлыгы 50-80 гр булырга тиеш.

Бәрәңге уңышының түбән булуына аны ел да бер үк участокка чәчү дә йогынты ясый. Шуның өчен дә галимнәр бәрәңге участогын урталай бүлеп, аның икенче яртысына азотка бай күпьеллык үләннәр, борчак, ясмык чәчәргә тәкъдим итә. Ә инде 2-3 елдан соң үлән чәчелгән җиргә - бәрәңге, ә тегесенә, киресенчә, үлән чәчәргә мөмкин. Болай иткәндә, уңыш бермә-бер арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев