Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге турында

Бәрәңгене кул белән җыйганда мөмкин кадәр азрак җәрәхәтләргә тырышабыз. Чиләкне яныбызга куябыз, бәрәңгене ерактан ташларга ярамый. Максималь ераклык якынча ярты метр булырга мөмкин. Бәрәңге нык булып тоелса да, биеклектән төшкәндә бәрелеп, җәрәхәтләнә. Бигрәк тә эре бүлбеләр. Һава торышы коры булуы мөһим.

Җыю барышында бәрәңгегә сакчыл карарга кирәк
Бәрәңгене кул белән җыйганда мөмкин кадәр азрак җәрәхәтләргә тырышабыз. Чиләкне яныбызга куябыз, бәрәңгене ерактан ташларга ярамый. Максималь ераклык якынча ярты метр булырга мөмкин. Бәрәңге нык булып тоелса да, биеклектән төшкәндә бәрелеп, җәрәхәтләнә. Бигрәк тә эре бүлбеләр. Һава торышы коры булуы мөһим. Яңгыр явып үткәннән соң җирне казып була икән, моның зыяны юк. Яңгыр өстән койганда казырга ярамый. Казыган вакытта җир бик юеш булса, бәрәңгене җыймыйча казып кына калдырырга да була. Бәрәңге кишәрлеге артык зур булмаса, ачык һавада бер көнгә дә калдырырга мөмкин. Көн җылы, кояшлы булса, бәрәңгегә моның зыяны юк, ул әйбәтрәк кибәчәк. 

Бәрәңге алырга кайчан керешергә? 
Сабакка гына карап уңышның өлгерүен әйтеп булмый. Кайбер сорт бәрәңгеләрнең сабагы туктамый үсәргә мөмкин. Алар сентябрьдә ямь-яшел булып утырачак. Сентябрь ае башында сабагын чабып, 2-3 атнадан соң бәрәңгене алырга да мөмкин. Сабагы корыган булса, иртәрәк тә алып була. Сабаклар фитофтора белән зарарланган булса, аларны бакчада калдырырга ярамый. Фитофторалы бәрәңге сапларын иртәрәк чабарга кирәк. Бәрәңге сабагы каралды икән, димәк, уңышны чабып, җыярга вакыт. Чөнки сабактагы авыру яңгыр, чык белән җиргә үтеп, бүлбеләрне зарарларга мөмкин. 

Фото - Pixabay.com  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев