Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге сабагын кая куйыйм?

Редакциягә: “Чүп машиналары бәрәңге сабагын алмый. Яндырырга да ярамый. Без аны кая куйыйк?” – дип шалтыратучылар бар. Әлеге сорауга “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җавап бирә.

Редакциягә: “Чүп машиналары бәрәңге сабагын алмый. Яндырырга да ярамый. Без аны кая куйыйк?” – дип шалтыратучылар бар. Әлеге сорауга “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җавап бирә.– Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм сайтларда  “Чүп  ташучы  машина  йөртүчеләр  каты көнкүреш калдыкларын җыю кагыйдәләренең бозылуын күрсәткән фотосурәтләр белән уртаклашалар” дигән язмалар күренә башлады. Мондый хәлнең каты көнкүреш калдыкларын туплау  кагыйдәләрен  белмәү аркасында килеп чыгуы аңлашыла, – ди Любовь Занина. – Экспертлар әйтүенчә, “бәрәңге сабагын һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең башка калдыкларын гадәти чүп  белән  бергә  ташларга ярамый”,  чөнки  алар  коммуналь калдыкларга керми һәм аларны чыгару калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторының  коммуналь хезмәте бәясенә кертелмәгән. Бакчачыларның барысы да бу хакта белми, күрәсең. Каты көнкүреш калдыкларын туплау кагыйдәләрен бозу, барыннан да элек чүп ташучыларның хәрәкәт графигына  тәэсир  итә.  Машина йөртүчеләргә өстәмә рейслар ясарга туры килә, шуның нәтиҗәсендә торак пунктларга хезмәт күрсәтү вакыты шактый арта. Авыллардагы контейнер мәйданчыкларын бәрәңге сабаклары һәм башка үсемлек калдыклары өеменә  әйләндермәс  өчен файдаланырга? Паслен культуралары сабакларын терлек азыгы өчен кулланырга  ярамый,  чөнки аларда агулы матдә – соланин бар. Хуҗалыкта аны башкача кулланырга мөмкин. Бәрәңге  һәм помидор сабакларын  җиләк-җимеш агачлары  тирәсендәге  туфракны тукландыру өчен мүлчә итеп салырга мөмкин. Әмма моны пасленчалар  семьялыгына  керүче культураларның яфракларында төрле таплар булмаган  очракта  гына  эшләргә ярый.  Сабакларны компост базына салырга, яисә, ашлама буларак, түтәлләрдә яки бакчада калдырырга да була. Киләсе елга ул җир белән бергә казылачак. Мүлчә, компост яки ашлама өчен бары тик гөмбәчек һәм бактериаль авырулар белән зарарланмаган сәламәт сабаклар гына кулланыла. Авыру яфракларны яки корткыч бөҗәкләр белән зарарланган  үсентеләрне,  сабакларны яндырырга кирәк. Сабакларны үз участогыңда мичкәдә яндырырга була, әмма учак урынын һәм яндыру  процессын  күзәтүсез калдырырга ярамый. Ә көлен культуралы үсемлекләрне универсаль тукландыру өчен кулланырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев