Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге җирләренә куркыныч авыру яный!

Соңгы көннәрдә халыктан, бәрәңге яфракларының көрәнләнүе һәм каралуы, аннан соң куакның шиңүе һәм үлүе турында хәбәрләр һәм моңа бәйле сораулар еш килә. Бу сорауга ачыклык кертү өчен без «Россельхозцентр» ның Яңа Чишмә районы филиалы җитәкчесе Рафис Зиниятуллинга мөрәҗәгать иттек, дип яза район газетасы сайты.

"Быел бәрәңге өчен үтә заралы булган - фитофтороз авыруы таралу өчен уңай һава шартлары булды. Аерым өлешләрдә авыру, башка елларга караганда, сабак авыруы формасында өч атнага иртәрәк башланды (июльнең беренче декадасында).
Фитофтороз уятучы споралар яфракларга һава агымы һәм яңгыр тамчылары белән 50-60 км дан күчә ала.

Авыруның билгеләре - яфракларда тиз арада зураючы караңгы көрән төстәге таплар барлыкка килә. Һаваның дымлылыгы югары һәм температура 15 -20 градус җылы булганда яфраклар берничә көн эчендә тулысынча үлеп бетә.
Авыру белән иң нәтиҗәле көрәш - химик чаралар куллану. Бәрәңгене контакт препаратлары яки башка фунгицидлар ярдәмендә 7-10 көн аерма белән коендырырга кирәк (аларны үсемлекләр өчен саклау чаралары сатыла торган кибетләрдән алырга була).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама