Мослим

Брейн-ринг уены узды

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә интеллектуаль уен, брейн-ринг үтте. Уенда 8 төп гомуми белем бирү мәктәп командалары катнашты. Очрашуны ачып җибәреп район башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов командаларга уңышлар теләде. 3 турга бүленгән уенда командалар Мөслим тарихы, аның күренекле шәхесләре хакында сорауларга җавап бирделәр. Уенның бер яңалыгы булып, 2...

Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә интеллектуаль уен, брейн-ринг үтте. Уенда 8 төп гомуми белем бирү мәктәп командалары катнашты. Очрашуны ачып җибәреп район башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов командаларга уңышлар теләде. 3 турга бүленгән уенда командалар Мөслим тарихы, аның күренекле шәхесләре хакында сорауларга җавап бирделәр. Уенның бер яңалыгы булып, 2 турда командаларга сорауларны видеорежимда район җитәкчеләре бирде. Командалар сынатмадылар, үзләренең белемнәрен тулаем ачтылар. Мөслимнең тарихын, аның географиясен, шәхесләрен белүләрен күрсәттеләр. Беренче урынны 14 балл белән Сал.Мухан авылының "Патриотлар" командасы җиңде. Икенче урында "Симәк чулпылары" Симәк авылы командасы яулады. Өченче урынга Т.Табын авылы командасы чыкты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: