Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Браконьерларны катгый чаралар белән генә җиңеп була

2015 елның беренче яртыеллыгында ТР хайваннар дөньясы обьектларын саклау һәм файдалану идарәсе тарафыннан күзәтү чаралары вакытында 399 хокук бозу очрагы теркәлде. Хокук бозулар буенча беркетмәләр төзелде, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту турында карарлар чыгарылды.

Шушы вакыт аралагында табигатьне саклау кануннарын бозу фактлары буенча биш җинаять эше кузгатылды. Яңа Чишмә районында идарә хезмәткәрләре тарафыннан тиешсез аучылык (браконьерлык) белән шөгыльләнү факты ачыклана. Тәүлекнең караңгы вакытында транспорт чарасының фара яктысында граждан С. куяннарга ау оештыра. Тәртип бозучы Яңа Чишмә районы суды хөкем карары нигезендә (21.01.2015 ел) РФ ҖК ның 258 маддәсе 1 бүлеге, б пункты нигезендә җинаять эшләүдә гаепле, дип табылды. Нәтиҗәдә, җинаятьчегә җәза рәвешендә унбиш мең сум күләмендә штраф салынды, ВАЗ - 21213 "Нива" автомобиле һәм ату коралы конфискацияләнде, законсыз рәвештә биш куянны тотып, аучылык ресурсларына зыян салган өчен 7500 сум күләмендә акча түләтелде.

Яшел Үзән районының Зөя аучылык хуҗалыгында тәүлекнең караңгы вакытында куяннарны законсыз аулаган ике граждан тоткарланды. Тәртип бозучылар Яшел Үзән шәһәре суды карары белән (05.03.2015 ел) РФ ҖК ның 258 маддәсе 2 бүлеге нигезендә җинаять эшләүдә гаепле дип табылдылар. Аларга җәза рәвешендә һәрберсенә 50 мең сум күләмендә штраф салынды. Бу гражданнар өч ел дәвамында аучылык белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителделәр, ату кораллары конфискацияләнде, шулай ук аучылык ресурсларына салган зыянны каплау йөзеннән, законсыз рәвештә тотылган һәр куян өчен 1500 сум күләмендә акча түләтелде.

Җәмәгать инспекторлары хәбәр итеп, Чистай районында идарә хезмәткәрләре тарафыннан законсыз рәвештә поши аулаган гражданин Т. тоткарлана. 2015 нче елның 20 гыйнварында булган Чистай шәһәре суды тәртип бозучыны тиешсез урында аучылык белән шөгыльләнгән өчен гаепле дип тапты. РФ ҖК ның 258 маддәсе 2 бүлегендә күрсәтелгәнчә, аңа җәза рәвешендә 1 ел төзәтү эшләре билгеләнде, эш хакының 10% дәүләт файдасына тотып калырга, аучылык ресурсларына зыян салган өчен 120 мең сум күләмендә акча түләтергә дигән карар чыгарылды.

Ярты ел эчендә аучылык белән шөгыльләнүчеләр арасында сигез планлы тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында аучылык урманнарында аучылык ресурсларын һәм яшәү урыннарын саклау буенча тиешле биохимик чараларның өлешчә генә кулланылуы яки бөтенләй үткәрелмәве ачыкланды. Күрсәтелгән факт буенча җиде - урындагы һәм бер юридик зат административ җаваплылыкка тартылды, гомуми суммасы 67,5 мең сум күләмендә штраф салынды.

Су ресурсларын рациональ файдалану һәм саклау максатында 2015 нче елның 25 апреленнән 10 июньгә кадәр "Нерест - 2015" операциясе үткәрелде. Бу чорда идарә хезмәткәрләре тарафыннан 225 рейд уздырылды, 21 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 1738 законсыз балык тоту җайланмасы (ятьмә) алынды. Полиция хезмәткәрләре белән ясалган рейд нәтиҗәләре буенча РФ ҖКның 256 маддәсе нигезендә су биологик ресурсларын законсыз аулаган өчен ике җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев