Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бозга кермә – башыңа бәла алма!

Су буенда балыкчыларны еш очратабыз. Тик бу көннәрдә дә (боз тиешенчә катмаган килеш) балыкка йөриләрдер дип, кем уйлаган?!

Мәлләтамак, Ык елгалары, Мари Бүләр буасы янында бу көннәрдә дә балыкчылар күп. Бер җылытып, бер суытып торган көнгә ышанып, бозга кергән балыкчыларга мәзәксенеп тә, гаҗәпләнеп тә карыйсың.
– Сез балык тотуның тәмен белмисез! Балыкчы булып туарга кирәк! Хәзер бит балык тоту өчен бөтен уңайлыклар бар, апаем. Палатка сатып аласың, шәмне яндырып куясың. Палаткада җылы. Җылылык саклаучы махсус балык савыты да бар минем, шуңа утырып тотам. Бер җирем дә туңмый. Кышкы кармакларым да күп. Җир селәүләре сатып алдым әле, балык бүген күп эләгергә тиеш, – ди Рөстәм исемле райондашыбыз. 
Тамакны кайгыртып йөрүләре түгел, яраткан шөгыльләреннән аерыласы килми аларның. Республикада боз астына киткән балыкчылар саны аз түгел югыйсә! Бер генә балыкның да кеше гомеренә тормаганын балыкчылар нигә аңламый?!
Узган атнада интернет челтәрендә чәчләр үрә торырлык хәбәр чыкты. Боз аша чыгучы җиңел машина бәлагә тарыган. Шофер, ниндидер сәбәп белән, машинасын туктатып, боз өстенә чыга. Шул арада машина кисәк кенә боз астына төшеп китә. Шофер бер баласын коткара алган, тормыш иптәше белән икенче сабыена ярдәм итә алмаган. 
– Бүген елга-сулыкларда бозның калынлыгы 12 сантиметрдан 20 сантиметрга кадәр җитә. Ләкин бозга керү катгый тыела! Мәктәп укучылары, балалар аеруча сак булсыннар иде! Тимераякта шуу өчен махсус мәйданчыклар бар, сулыкларда шуарга ярамый, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районында гражданнар оборонасы буенча әйдәүче консультанты Ленар Фәрхетдинов.
Боз элпәсе белән капланган елгалар бала-чаганы үзенә тарта. Кисәтү билгеләре куелса да, балыкчылар да, балалар да һаман боз өстенә керә. Балыкчыларга кисәтү ясалды. Балык тоту тагын кабатланса, аларга штраф салыначак.
Бозга керүчеләрне контрольгә алу, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында җирлегебездә мобиль патруль төркемнәре эшли башлады. Белгечләр: “Башкаларны коткарам дип, үзегез дә боз астына китә күрмәгез!” дип кисәтә.
– Машина үтәрлек булсын өчен бозның калынлыгы 25 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Махсус юл кичүләре булмаган урыннарда автомобиль белән бозга керү, гомумән, тыела. Тиз агымлы, чишмәле яки елга кушылдыклары янында боз өстенә керү, ярылган боз читенә килү, күпсанлы бәкеләр белән тишкәләнгән боз өслегендә йөрү тыела, – ди Ленар Фәрхетдинов. 
Мәктәптә укучы балалары булган әти-әниләр колагына да берничә сүз: балаларыгызны карьерда шуарга җибәрмәгез! Ул бик тирән сулык булып исәпләнә. Карьерның бөтен җирендә дә боз тигез катмый. Ныклап боз катарлык салкыннар да булмады бит әле!
Урау юлны кыскартам дип, бәлага дучар була күрмәгез! Ничәдер минутка соңга калу кеше гомереннән күпкә кыйммәтрәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев