Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Боярышник" белән агулану очраклары буенча полиция бүлеге җитәкчесе тоткарланган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск буенча идарәсе полиция бүлеге җитәкчесе Денис Черемисин "Боярышник" белән агулану фактын тикшерү кысаларында тоткарланган, ул үз эшенә салкын карауда шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Петренко җиткерде, дип хәбәр итә РИА Новости. Тикшерүчеләр фаразлары...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск буенча идарәсе полиция бүлеге җитәкчесе Денис Черемисин "Боярышник" белән агулану фактын тикшерү кысаларында тоткарланган, ул үз эшенә салкын карауда шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Петренко җиткерде, дип хәбәр итә РИА Новости. Тикшерүчеләр фаразлары буенча, Денис Черемисин, Эчке эшләр министрлыгының Иркутск буенча идарәсе 4нче полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлекчәләре җитәкчесе буларак, үз карамагындагы кешеләрнең эшен тиешенчә оештырмаган. Нәтиҗәдә, сәүдә павильоннарының берсендә ваннада куллану өчен "Боярышник" косметик чарасы сату мөмкинлеге туган. Әлеге "Боярышник" составында метанол булган, аны куллану кешеләр үлеменә китергән. Тикшерү комитеты Черемисинга карата "эшкә салкын караш аркасында ике яки күбрәк кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Полиция хезмәткәре тоткарланган. Искәртеп үтик, "Боярышник" концентраты белән агулану очраклары Иркутск шәһәрендә 17 декабрьдә булды. Барлыгы 123 кеше зыян күреп, шуларның 77се үлде. Өч кеше һаман да хастаханәдә комада ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X