Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ботка – файдалы ризык

Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасының кече тәрбиячесе Айгөл Гаттарова ботка пешерү рецепты тәкъдим итә.

– Балалар бакчасында эшләү тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: сабыйлар өчен иң файдалы ризык – ботка. Иртән ботка ашаган баланың тамагы да тук була, организмына кирәкле микроэлементлар да керә. Юкка гына ботка әкиятләрдә бик еш телгә алынмыйдыр. Бу ризыкны халкыбыз элек тә бик яратып ашаган. Әбиләребез аны хәтта туй кунакларына да әзерләгән.

Солы, тары, карабодай, дөге, манный ярмаларыннан әзерләнгән боткалар аеруча тәмле була. Тиз һәм җиңел әзерләнүче әлеге ризыкның тәмен, әлбәттә, май хәл итә. Өйдә без, гадәттә, уртача куелыкта һәм таралып пешкән боткалар пешерсәк, балалар бакчасында аны сыеграк итеп әзерлиләр. Ботка өчен атланмай, сары май әйбәт. Ботка пешерү өчен су белән сөтне яртылаш күләмдә алырга да, ботканы сөткә генә пешерергә дә була. Сыек солы боткасын һәркем яратып ашый. Безнең гаиләдә иртәнге ботканы ашау күнегелгән гадәткә керде. Мин, солы ярмасын кайнап торган суга салып, аз гына бүрттерәм дә, кайнаган сөт, тәменчә тоз, шикәр комы салып болгатам. Куера башлау белән, өстен томалыйм, аннары әкрен утта тиз генә пешереп бетерәм. Тиз дә, туклыклы да, файдалы да.

100 грамм ярмага 100 грамм су, бер стакан сөт, кирәгенчә тоз һәм шикәр комы саласы. Ботканы бүлгәч, акмай сибәсе. Теләгән кеше боткага телемләп туралган алма яисә җиләк-җимеш тә сала ала. Бик тәмле була. Балалар иртәнге ашны ашарга никадәр иртәрәк өйрәнсә, шулкадәр яхшырак. Иртән печенье, кәнфит белән тамак ялгауга караганда ботка ашау күпкә файдалырак икәнен әти-әниләр онытмасын иде!

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X