Татарстанда Болгар ислам академиясе белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак

Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.
Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгърифәти һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген төзү һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Казан шәһәре мэриясенең Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу инициативалары хупланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясен төзү белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде.
Планда Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак урынга, Казан Мәрьям Ана иконасын алу көненә, 2016 елның 21 июленә, истәлекле таш салу чараларын оештыру каралырга тиеш.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан юридик һәм физик затлар, җәмәгать һәм дини оешмалар бу проектларны чынга ашыру өчен хәйрия акчасы җыюда ярдәм итү чараларын эшләячәк.
ТР Президентының бу Указын чынга ашыру кысаларында, Болгар ислам академиясен төзү белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга өлеш керткән юридик һәм физик затларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, истәлекле китап һәм мемориаль билге кую каралырга тиеш.
Указ имзаланган көннән үз көченә керә.
Материал http://tat.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 19:28ТӘМЛЕТАМАК. Нарат күркәсеннән кайнатма Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.14700
-
27 май 2022 - 14:13Балаларга – бүләк 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Кояшлы Ык” ял зонасында (Чаңгы базасы янында) бәйрәм оештырыла.16500
-
27 май 2022 - 13:21Әтием чик сакчысы булган Әтием Илдар Хәбибуллин, Яр Чаллы педагогия институтында беренче курсны тәмамлагач, 1987нче елның 27 июнендә хәрби хезмәткә китә.14000
-
27 май 2022 - 12:36Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елга "Агротуризм»" авыл туризмын үстерү өчен проектлар сайлап алуны игълан итә ДокументларНЫ 2022 елның 9 июненә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк12400
-
27 май 2022 - 12:27Уку алдынгылары хөрмәтләнде Уку алдынгыларын, төрле өлкәдә уңышка ирешкән укучыларны хөрмәтләү тантанасы матур традициягә әйләнде.14400
-
27 май 2022 - 12:08"Транснефть – Прикамье" АҖ НПСДА масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде Максаты-федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре, җитәкчеләр, инженер-техник персонал һәм җитештерү объектының ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре арасында шартлы янгыннарны сүндергәндә гамәлләрне эшләү.12600
-
27 май 2022 - 08:19Китапханәгә йөрисезме? 27 майда Россиядә китапханәләр көне билгеләп үтелә. Заманча технологияләр китап укучыларны киметте кебек. Бүген китапханәгә йөрүчеләр күпме? Әлеге сорау белән без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.13701
-
26 май 2022 - 17:23Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим! Олы Чакмак авылында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан “Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим!” исемле фәнни-гамәли конференция узды.29000
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.31700
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5121902
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.392600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.341101
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).255104
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.218603
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика