Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болгарда "Бөек Болгар" халыкара урта гасырлар фестивале ачылды

Фестивальдә 8 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 600 реконструктор катнаша, дип яза "Татар-информ". Болгарда дүртенче тапкыр "Бөек Болгар" Халыкара урта гасырлар фестивале ачылды. Фестивальдә 8 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 600 реконструктор катнаша. Тәбрикләү сүзе белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыкты. Ул Болгарның моннан мең еллар элек...

Фестивальдә 8 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 600 реконструктор катнаша, дип яза "Татар-информ". Болгарда дүртенче тапкыр "Бөек Болгар" Халыкара урта гасырлар фестивале ачылды. Фестивальдә 8 чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән 600 реконструктор катнаша. Тәбрикләү сүзе белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыкты. Ул Болгарның моннан мең еллар элек ирекле рәвештә ислам дине кабул ителгән урын, шулай ук ЮНЕСКО мирас объекты булуын, һәр елны дин тотучылар килүе белән мәгълүм җир икәнлеген искәртте. "Оештыру комитеты һәм район җитәкчелегенең тыгыз эш календаренә дә карамастан, вакыт табып, шәп фестиваль оештра алулары бик яхшы", - диде Шәйхразиев. Премьер-министр урынбасары узган ел чарада 40 мең кеше катнашуын, быел исә тагын да күбрәк булуына өметләнүен дә җиткерде. Ике көн дәвамында дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында фестиваль кунаклары бай прогамманы күрә алачак. Биредә 12 интерактив мәйдан эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев