Мөслим-информ

Болгар Ислам академиясе Россия мөселманнарын берләштерәчәк

Россиянең иң мөкатдәс урыннарының берсе саналган Болгарыбыз үзенең рухи асылына кайта. Бүгенге Россия җирлегендә ислам бишеге саналырга хаклы урында кабат дөньяның төрле төбәкләреннән дин әһелләре, остазлар җыелды.

Хәзерге җитәкчеләребез кайчандыр шәүкәтле булган һәм әйләнә-тирә мәмләкәтләргә ислам, фән һәм мәгърифәт нуры чәчкән Шәһри Болгарның данын кайтарырга ниятли. Биредә Болгар Ислам академиясен торгызып, хәнәфи мәзхәбенең иң күркәм традицияләрен күтәрү, шәригать мәсьәләләрен тикшерү һәм безнең җирлеккә яраклы, пәйгамбәрләребездән килә торган хак исламны куәтләүче үзәк булдыру - төп максат булып тора. Яшьләребез татар исламын үз җирлегебездә өйрәнергә тиеш. Гыйлем ягыннан алар чит илләрдә белем туплаган замандашларыннан ким булырга тиеш түгел!



Укыган кеше - мөселман кеше!

"Болгар Ислам академиясен ачуга беренче җитди адым ясалды", - дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Биредә "Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференция барышында имамнар өчен оештырылган алты айлык "Изге Коръәнне дөрес уку" һөнәри әзерлек курсының рәсми ачылышы да булып узды. Әлеге курсларда Россия һәм Татарстан мәчетләрендә имамлык итүче 30лап динчебез гыйлемен арттыра. Бу курсларның ачылышын нәкъ менә Болгар Ислам академиясен гамәлгә ашыруда беренче алдым буларак кабул итәргә кирәктер.

- Академиянең көндәшлеккә сәләтле, дөньяның башка югары уку йортлары дәрәҗәсендә булуын телибез. Монда Татарстан яки Россиядән генә түгел, ә бәлки башка мәмләкәтләрдән дә яшьләр килеп белем алачак. Моның өчен без иң мөхтәрәм һәм лаеклы мөгаллимнәрне генә җәлеп итәчәкбез. Халкыбызда шундый әйтем бар: укыган кеше - чукынган кеше. Ә мин аны: укыган кеше - мөселман кеше, дип үзгәртер идем, - диде үз чыгышында Камил хәзрәт Сәмигуллин.



Ул мөфти вазифасында үзен һәрдаим тирән гыйлемле, чын лидер һәм фикер иясе буларак раслый. Быел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан "Татар дин галимнәре елы" буларак билгеләп узылуы да тирән мәгънәгә ия. Үз галимнәребез мирасын барлау, аларны кабаттан халык хозурына тапшыру буенча да күркәм гамәлләр башкарыла. Бу җәһәттән безне чит ил дин белгечләре дә куәтли генә. Конференциядә чыгыш ясаган Төркия, Мисыр, Сүрия, Ирак һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән дин әһелләре татар мөселман рухи мирасының байлыгына басым ясады.

Белем алу бишектән алып тәхеткә кадәр

"Яңарыш" республика фондының Попечительләр Советы рәисе, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар территориясен яңадан аякка бастырып, асыл максатын җәмгыятьнең рухи яңарышында күрә.



- Болгар Россия мөселманнары өчен аеруча кадерле. Ата-бабаларыбызның Идел буе Болгар дәүләте Россиядә беренче булып ислам динен ирекле рәвештә рәсми кабул итә. Диннәргә тигез караш, әхлак, белемгә омтылыш кебек кыйммәтләргә нигезләнгән ислам дине тынычлык һәм хезмәт сөюче болгарларның күңеленә, һичшиксез, хуш килгән. Без барыбыз да беләбез, белем алу бишектән алып тәхеткә кадәр булырга тиеш. Болгар дәүләтендә фән, мәдәният, сәнгать, медицина, дини тәгълимат шактый югары дәрәҗәдә булган. 1080 елда Болгар галиме Якуб ибне Ногъман белем йорты, ягъни, безнеңчә әйтсәк, университет ачканлыгы мәгълүм. Болгарда һәрвакыт белемгә, яңалыкка омтылганннар. Болгар иң зур ихтыяҗга ия булган белем бирү үзәгенә әверелгән була. Күп милләтле, күп конфессияле җирлектә болгарларның бу мирасы эз калдырган. Димәк, Болгар Ислам академиясе Россиядә генә түгел, халыкара масштабта эшләргә тиеш, - дип үз фикерен җиткерде Минтимер Шәймиев.


Россиядә традицион ислам ныгый

Дини конференция кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та сәламләде.

- Миграция агымнары арта, дөньякүләм мәдәни байлыклар җимерелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу куркыныч хәзер ислам дәүләтләренә һәм бөтен дөньяга яный. Кызганыч, Россия мөселманнарының да кайберләре экстремистик агымнарга иярә. Бу исә ил өчен зур куркыныч тудыра. Ни кызганыч, хәзерге көндә дин әһелләре алган белем бу куркынычлар белән көрәшергә мөмкинлек бирми. Безнең алда эре фәнни, рухи белем бирү үзәген булдыру бурычы тора. Болгар Ислам академиясен булдыру ниятебезне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Без үзебезне ислам цивилизациясенең аерылгысыз өлеше итеп тоябыз һәм әлеге академиянең Болгар җирлегендә булуы бик дөрес булачак. Кала кабат Россия һәм дөнья күләмендә танылу алачак. Академиядә татар тәгълиматының зур мирасын өйрәнү дөрес булачак. Бина төзү авыр түгел, иң мөһиме - белем бирү системасын булдыру кирәк. Без яхшылардан-яхшы белгечләр әзерләргә тиеш. Без барысын да бердәм рәвештә башкарырга тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар Ислам академиясенә лаеклы бина кирәклегенә дә басым ясады. Якын киләчәктә бина проекты расланачак, бу юнәлештә эш кузгалган инде. Берьюлы 200-1000 кешене сыйдырышлы бина буларак күзаллана ул.



Мәскәүдән килгән кунак - Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов исә Татарстанга ышанычы нык булуын белдерде. "Конференциядә татар тәгълиматчылары хакында сүз бара. Ә конференциянең нәтиҗәләре Болгарда Ислам академиясен булдыруга юнәлешне билгеләргә ярдәм итәр. Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселман галимнәре берлеген булдыру хакында тәкъдим белән чыккан иде. Без бу тәкъдимне хуплыйбыз. Дини тәгълиматчылар илдә ислам дине буенча белем бирүгә зур өлеш кертәчәк", - диде Игорь Баринов.

Радикаль һәм экстремистик агымнарга каршы тора алырлык белгечләр, һичшиксез, үзебездә тәрбияләнергә тиеш. Хөкүмәтебез җитәкчеләре дә яшь буынга төпле, нигезле белем бирү ягында. Күпмилләтле һәм күпдинле Россиядә башкача мөмкин дә түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: