Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX нче «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» бәйгесенең беренче җиңүчеләре билгеле булды. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узучы чарага 700гә якын кеше җыелган.

«Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә «Шәһри Казан» газетасы һәм «Наш Зеленый Дол» Яшел Үзән газетасы җиңүгә лаек булды.


«Темасы - җирле, осталыгы башкалача» номинациясендә «Зәй офыклары» газетасыннан (Зәй районы) Энҗе Әгъләмова һәм «Казанские ведомости» газетасыннан Владимир Дынник җиңде, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Иң яхшы медиапроект» итеп жюри Игорь Цыбульский һәм Нурсия Шәйдуллина язган «Минтимер Шәймиев» китабын билгеләде.


«Журналистикада исем» номинациясенә «Республика Татарстан» газетасыннан Фәридә Якушева, Люция Нотфуллина («Яңа гасыр» ТРК, Казан) һәм «Сөембикә» журналыннан Эльмира Закирова җиңү яулады.

«Объектив аша караш» номинациясендә «Татарстан» дәүләт теле-радио компаниясеннән Таһир Хәсәнов җиңүче булды.



«Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүдә иң яхшы» булып Татарстан Гражданлык оборонасы һәмм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлек бүлеге башлыгы Андрей Родыгин танылды.

«Туган тел» номинациясендә «Кызыл таң» газетасыннан (Башкортостан) Венера Мәҗитова җиңде.

Оештыручылар сүзләренчә, жюри барлыгы 2 меңнән артык эш кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев