Мөслим-информ

Бүләкләр көтә

"Авыл утлары" газетасының алдагы санында без әбүнәчеләребез арасында уйнатылган лотерея нәтиҗәләрен бастырган идек. Җиңүчеләр бүләкләрен ала башлады инде. Шундый бәхетлеләрнең берсе - Мөслим авылында гомер итүче аксакал Мирзанур Гыйльфанов бүләкне ихлас сөенеп кабул итте. "Авыл утлары" газетасы - минем гомерлек юлдашым. Аннан һич кенә дә аерылып булмый. Җирлегебездәге яңалыкларны да,...

"Авыл утлары" газетасының алдагы санында без әбүнәчеләребез арасында уйнатылган лотерея нәтиҗәләрен бастырган идек. Җиңүчеләр бүләкләрен ала башлады инде. Шундый бәхетлеләрнең берсе - Мөслим авылында гомер итүче аксакал Мирзанур Гыйльфанов бүләкне ихлас сөенеп кабул итте. "Авыл утлары" газетасы - минем гомерлек юлдашым. Аннан һич кенә дә аерылып булмый. Җирлегебездәге яңалыкларны да, ил-көн вакыйгаларын да үз эченә алган бу матбугат чарасына озын гомер телим! Киләчәктә дә мондый бәйгеләр үткәрелеп торсын иде!" - дип рәхмәтен белдерде ул.

Исегезгә төшерәбез - газета февраль аеннан өегезгә килсен дисәгез, почта бүлекчәләренә барып языла аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: