Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләккә - автолюлька

“Мизгел” яшьләр үзәгендә тантаналы чара булды.

Беренче бәбиләре туган яшь гаиләгә бүләк итеп автолюлька бирелде. Гаиләне район башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов, юл иминлеге дәүләт бюджет оешмасының Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, ЗАГС җитәкчесе Язилә Мәгалимова тәбрик итте.

Метрәй авылында гомер итүче Илгизә һәм Булат Галимҗановларның кечкенә кызлары Зәринә – матур парның көтеп алган нәниләре. Бүләк аларга “Бала – төп пассажир” акциясе кысаларында бирелде.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев