Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәлки оялырлар?!

Адәм баласына нинди дә булса киңәш бирергә теләсәң, гадәттә, үрнәк шәхесләрне, уңай гамәлләрне мисалга китерәсең. Кеше психологиясе шуны таләп итә. Коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре булган гражданнарга да суд приставлары кайчандыр үрнәк мисаллар китереп, бурычларын түләтергә тырышкан булса, бүген инде катгый чараларга чират җитте. Газета битләренә язып чыгарсаң да, телевидение чыгарылышлары...

"Мөслим" идарәче компаниясе коммуналь хезмәт өчен түләүләрен башкармаган фатир хуҗаларын инде узган елдан башлап судка бирә. Нәтиҗәдә, производство эшләре кузгатылып, аларның әҗәтен җыю белән суд приставлары шөгыльләнә. Эшчәнлек нәтиҗәсез, дип булмый. Суд приставлары белән очрашкач, күп кенә фатир хуҗалары икеләнеп тә тормыйча әҗәтен түләргә ризалаша. Өлкән суд приставы Альберт Галиев сүзләренчә, ел башыннан алып 50 райондашыбызга карата производство эше ачылган. Аларның гомуми әҗәте 604 мең сумны тәшкил иткән иде. Бүгенге көндә 32 производство эше ябылып, 294 мең сум бурыч түләтелгән.

Кара исемлектә булган райондашларыбызның һәркайсы турында аерым сөйләгәндә, исемлек көн дә үзгәрми. Явыз түләмәүчеләр арасында һаман да шул бер фатир хуҗалары. Фатирлары Кооператив урамында урнашкан Әкъмаловлар гаиләсенең судка бирелгән вакытта барлыгы 34141,96 сум бурычы бар иде. Бүген алар башка адрес буенча гомер кичерә. Агымдагы атнада узган рейд барышында Әкъмаловларга чираттагы требование кәгазе тапшырылган иде. Һәм әйтергә кирәк, эшчәнлек үз нәтиҗәсен күрсәтте. Шул ук көнне алар коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтен түләп бетерде.

Явыз түләмәүчеләр исемлегендә шулай ук күптәннән исәптә торучы Сафиуллиннар гаиләсе район үзәгенең Гагарин урамында яши. Фатир хуҗасы үзе эштә булу сәбәпле, суд приставлары аның иптәшенә мөрәҗәгать итте. Вакытында түләү башкарылмау сәбәпле, әлеге фатир газ белән тәэмин итү челтәреннән дә аерылган иде. Агымдагы квартплата түләүләре шулай ук башкарылмаган. Чарасызлыктан суд приставлары фатирда булган электр җиһазларына, ягъни, тузан суырткыч, электродулкынлы мич, кинотеатрга арест салды. Билгеле бер вакыт эчендә бурыч түләнмәсә, әлеге җиһазлар сатуга куелып, кергән акча әҗәтне каплауга юнәлтеләчәк.

Шунысы мәшәкатьле, кайбер әҗәтлеләрнең кайда яшәве һәм эшләвен белү җиңел түгел. Фатиры Красноармейская урамында урнашкан Заянов фамилияле райондашыбызны суд приставлары инде ике айга якын эзли. Йорт каршында машинасы торса да, суд приставлары килгәч фатир хуҗасы ишеген ачмады. Нәтиҗәдә, "Жигули" маркалы машинага тыелу тамагасы куелды. Димәк, әлеге райондашыбыз машинасын сата да, башка кеше исеменә дә күчерә алмый.

Әҗәтлеләр арасында фатирларына кеше кертүчеләр дә шактый. Кооператив урамында урнашкан фатир хуҗасы Лениза Фәтхуллина да шундыйлардан. Бүген аның фатирында ир-егет гомер кичерә. Квартплата түләүләрен ул ай саен хуҗа кулына биреп барам, ди. Хәзерге вакытта фатирда яшәүче гражданның бер гаебе булмаса да, суд приставлары фатирда булган милеккә арест салды. Газ плитәсенә арест тамгасы куелып, әҗәт түләнмәгән очракта ул акчага реализацияләнәчәк.

Гомумән әйткәндә, чаралар көннән көн катгыйлана бара. Суд приставлары кулында булган бурычтан кала бит әле агымдагы түләүләрне дә вакытында башкару мөһим. Таудан тәгәрәве җиңел, кире үрмәләгәндә генә тир түгәргә туры килә, дип бит. Алда телгә алган райондашларыбыз нәкъ менә шундый хәлдә. Массакүләм мәгълүмат чараларында кат-кат әҗәтлеләр турында сөйләү дә бәлки оялырлар, дигән максат белән башкарыла.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев