Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәләкәчең авырмасын

Гаиләне тулыландырып, әти-әнине, әби-бабайны сөендереп, җир йөзенә сабый туа. Яшь әти-әниләр беренче балаларын караганда еш кына каушап кала. Бала авырып китсә, нишләргә? Табиб килгәнче нинди чара күрергә? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатында без район поликлиникасының участок педиатры Гөлнар Хәлилова белән әңгәмә кордык.

– Гөлнар Илнуровна, яңа туган бала беренче көннәрдә елый. Ул нилектән булырга мөмкин?
– Баланың эче авырту белән бәйле бу. Бу авыртулар, гадәттә, сабыйга дүрт-биш ай тулганчы дәвам итә. Бала аякларын өскә күтәрә, эче кабара, туктаусыз елый. Димәк, сабыйның елавы тамагы ачу белән бәйле түгел. Мондый вакытта бәләкәчнең эченә сәгать теле уңаена массаж ясау кирәк. Шулай да көйсезләнүнең сәбәбен төгәл белү өчен табибка күренү мөһим. Эч күпкәндә табиб махсус дарулар, дәвалау билгеләячәк.
– Сабыйларның борыны еш тыгыла. Авырлык белән имгән, йоклаганда авыр тын алган балага ничек ярдәм итеп була?
– Үзлектән генә дәвалану турында уйларга да ярамый. Бу очракта табиб ярдәменнән башка берничек тә булмый. Ник дигәндә, сабый борын белән генә сулый, авыз белән сулауга күчә алмый. Көч-хәл белән сулыш алган баланы вакытында һәм дөрес итеп дәваламасаң, ахыры куркыныч тәмамланырга да мөмкин. Балада колак ялкынсынуы, бронхит кебек авырулар башлана. Нинди дарулар кулланырга кирәклеген бары табиб кына билгели. 
– Составында ментол яисә эвкалипт мае булган даруларны куллана торырга ярыймы?
– Әти-әниләргә киңәш итеп, шуны әйтәсем килә: балаларны дәвалаганда ментоллы препаратлар куллана күрмәгез! Мондый препаратлар сулышны бөтенләй туктатырга мөмкин. Сабыйны гәүдәсенең өске ягы биегрәк булган урынга салыгыз. Бу очракта матрас астына мендәр тыгарга да була. Бала яткан бүлмә җылы булсын, ләкин артык кайнар булмасын. Чамадан тыш эсселек зыянга гына.
– Гөлнар Илнуровна, нәниләрнең тән температурасы күтәрелү гадәти күренешме?
– Әйе, дияр идем. Чөнки сабыйлар бу халәтне өлкәннәр кебек авыр кичерми. Ләкин алты айга кадәр баланың тәне кызыша башласа, табиб чакырырга кирәк. Төн уртасымы ул, көндезме – әти-әниләр табиб чакырудан читенсенергә тиеш түгел. Тән температурасы югары булганда, балага күп итеп су эчертергә кирәк. Баланың кигән киеме дә иркен булырга тиеш. 
– Температура ничәгә кадәр күтәрелсә, аны төшерү өчен балага дару бирергә кирәк?
– Тән температурасы 38 градуска җиткәч, парацетамоллы препаратлар кулланырга кирәк. Ләкин дозаны төгәл сакларга онытмагыз. Аяк табанына компресс кую да ярдәмгә киләчәк. Балада алты айдан соң бизгәк тотулар да күзәтелергә мөмкин. Куркып, югалып калмагыз. Температура өч көн рәттән торып, үзеннән-үзе бетә.

Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева.

Фото – Матбугат үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X