Мөслим-информ

Бәхетсез төн

Күрше республикадан килен булып төшкән Вәсилә белән Рәсим башта яхшы гына яшәп киттеләр. Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан авыл тормышына да тиз күнекте хатын: ихатада җир җимертеп эшләде. Ияләшү дигән сыйфат Вәсиләгә тумыштан бирелгән шул! Беренче мәртәбә генә түгел бит. Баштагы өч ире белән ни сәбәпле торып китә алмаганын да тикшереп тормады Рәсим, таныш-белешләрдән дә мәгълүмат тупламады. Кем әйткәндәй, күрде дә капланды.

44 яшенә җитеп, бер генә мәртәбә дә бала алып кайту турында уйламаган Вәсилә Рәсимгә өздереп кенә “юк” та димәде, “әйе” дип тә әйтмәде. Ире мәсьәләне кабыргасы белән куя башлагач, Вәсилә тикшеренү узарга булды. Тик атна саен “бүлнис”кә дип киткән хатын кызмача кайта башлады. Урамда аунап ук ятмаса да, Рәсимгә хатыны өчен күршеләреннән оят иде. Өч ел дәвамында хатынын игә китереп карарга тырышканнан соң, Рәсим дә борчуларын “шайтан суы” белән баса башлады. Баласыз гаиләнең тулы гаилә түгеллеген йөрәге, җаны белән аңлаган ирнең газаплы уйларын аракы гына җиңә алмады.Вәсиләнең бер ирдән икенчесенә күбәләк кебек очып йөрүен, дөнья көтәргә яраксыз, булдыксыз булуын бик яхшы аңлады ул. Терсәк якын да бит...
Законлы рәвештә мөнәсәбәтләрен теркәмәсәләр дә, өйдә җәнҗал чыккан саен, Вәсилә: “Өйсез калдырам мин сине, смотри!” дип җикеренергә яратты. Рәсим хатынына карата көннән-көн суына барды. Эшенә йөрде, вак-вак кына салгалады, ләкин өйдә тавыш-гауга куптарганы, Вәсиләгә кул күтәргәне булмады. Әти-әни тәрбиясе аны миһербанлы, шәфкатьле итеп үстерде. Каян тапты ул Вәсиләне?! Берүзенә дә бик рәхәт булган икән бит! Шуны яңа аңлады ир. Әбисе әйтмешли, “ач тамагым – тыныч колагым” булган икән.
Ул бәхетсез төнне алар, икәүләшеп, кичке сәгать 10нан соң өй ишеген ачып керделәр. Икесе дә җиңелчә генә салган. Вәсиләнең бу халәте гадәтигә әйләнсә, Рәсим, катлаулы тормышыннан туеп, 50 грамм аракы тотып куйган иде. Вәсилә керү белән аш бүлмәсенә узды һәм гомер булмаганны ашарга әзерләргә тотынды. Тотынырсың да! Суыткычта бер калай банка гына кукыраеп утыра. Анысы да – кичә ачылган балык консервасы. Рәсимнең ашарга соравы бәрәңге кыздырырга йөргән Вәсиләнең ачуын китерде.
– Хатын-кызмы син?! Өйдә беркайчан җылы ризык булганы юк. Кичке аш күрмәгәнгә – биш былтыр! – диде Рәсим.
– Авызыңны тый, яме?! Мин сине бәреп үтерәм, суям хәзер! Туйдырдың, үшән! – дип ярсыды Вәсилә.
– Әйдә, када, суй мине! Ичмасам, котылырмын...
Рәсим сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Вәсилә, кискен хәрәкәт ясап борылды да, кулындагы пычагын Рәсимнең күкрәгенә батырды. Шок хәлендәге ир, хатынына сүгенеп нидер дәште дә, залга чыгып китте. Санаулы мизгелләр эчендә кире әйләнеп чыкты һәм ишек яңагына сөялде. Рәсимнең соңгы минутлары иде бу! Ишек яңагы буйлап шуып төште дә, утырган килеш тынып калды ир. Җәрәхәттән аккан канны күпме генә туктатырга тырышмасын, булдыра алмады Вәсилә. “Зеленка” да сылады, тастымал белән дә кысып карады – файдасы булмады. Күзләрен мәңгелеккә йомган ир бу мәшәкатьле, күңелсез дөньядан мәңгелеккә күчкән иде. Ары чапты Вәсилә, бире чапты. Үзе дә айнып бетте, кылган гамәленә үкенеп, канга баткан идәннәрне юып чыкты, җинаять кылынган пычакны, юып, шкафка алып куйды. Алга таба нәрсәгә тотынырга белмичә, аптырап, күршеләренә кереп китте. Алар, шешенеп беткән, куллары, киемнәре канга баткан Вәсиләне күреп, бер мәл аптырап калдылар. “Рәсим үлде...” Шушы сүзне әйтте дә, борылып чыгып китте хатын. Күршеләре аның артыннан йортка узгач, кан эчендә яткан Рәсимне күреп, катып калдылар.
– Син үтергәнсең аны! Ни эшләдең син, Вәсилә?! – дип кычкырды күршесе һәм полиция хезмәткәрләрен чакырды. Авыл фельдшеры Рәмзия дә килеп җитте. Рәсимнең пульсын тотып карады. Хәрәкәтсез яткан ир фани дөнья белән саубуллашкан иде инде...
...Суд залы. Вәсиләне күрергә бөтен авыл халкы килгән иде. Ирен үтергән вәхши хатынга карата нәфрәтләре чиксез иде аларның. Сүз мәрхүмнең туганнан туган абыйсы Азатка бирелде.
– Рәсим абый белән күрешмәгәнгә төгәл өч ел булды. Шушы пычрак хатынны алып кайтканнан соң аралар өзелде. Абыем тыныч холыклы, сабыр кеше иде. Авызына хәмерне бәйрәмнәрдә генә алгалады, кеше белән тавышка кермәде, беркемгә авырлык китермәде. Иң якын кешем кабердә ята, ә бу кеше җир өстендә йөри.Иң каты җәза бирүегезне сорыйм! – диде Азат.
Комплекслы психологик-психиатрия суд экспертизасына нигезләнеп, Вәсилә Сәлмәнованың җинаять эшен үз акылында, үзе белеп кылуы бәян ителде.
– Сәлмәнова Вәсилә Айрат кызын РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе беренче бүлеге нигезендә гаепле дип табарга һәм 7 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләргә. Әлеге елларны ул гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Хөкемдарның чүкече өстәлгә төшкәнне генә көткәннәр, диярсең! Залдагылар: “Аңа бу җәза гына аз әле!” – дип, дәррәү купты. Үзен акларлар, авыл халкы да кызганыр, дип өметләнгән Вәсилә ярый әле тимер рәшәткә артында иде. Югыйсә, Рәсимнең авылдашлары аны өзгәләп атыр дәрәҗәгә җиткән иде. Кулларына богаулар кигезеп, хатынны полициянең тимер рәшәткәле “УАЗ”ына утырттылар. Иреккә чыкканда аңа 52 яшь булачак. Карынындагы сабые тумас борын әтисез калды. Ә бу мизгелләрне Рәсим ничек көткән иде...
Лилия Шәймиева.
Исемнәр үзгәртелде.
Фото – Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: