Мөслим-информ

Бәхетле тормыш хакына

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәертдин ага Мөхәммәтов ил азатлыгы өчен көрәшкә 1942 елда китә. Күпләрнең җелегенә үткән Суслонгер лагереның филиалы булган Малая Пургада башлана аның хәрби хезмәт юлы.

– Ашату начар. Шыбырламада берәр бәрәңге кисәге белән кәбестә яфрагы эләксә, сөенә идек. Тәмам хәлсезләндек. Эштән кайтканда аяк астына туры килгән чыбык-чабыкка да абына идек. Көннәрдән бер көнне товар вагоннарына төяп алып киттеләр. Станциядә поезд туктагач, вагоннан төшсәң, кире күтәрелергә хәл юк. Кемдер алдан тартып, кемдер арттан эткәч, көч-хәл белән менәбез. Бара торгач, Мурманск шәһәренә кадәр килеп җиттек, – дип искә ала Хәертдин ага. Россиянең төньяк капкасы саналган Мурманск шәһәрендә суднолар төзү һәм ремонтлау эшләре башкарыла. Бөек Ватан сугышы чорында союздаш илләрдән СССРга җибәрелгән йөкләр шушы порт аша үтә. Шуңа күрә аның стратегик әһәмияте гаять зур була. Хәертдин Мөхәммәтов менә шушы шәһәрне дошманнан саклауда катнаша. Дошман һавадан шәһәргә гел һөҗүм итеп тора, порт тирәсенә үзләренә якынрак килгән корабльләрне эзләп табучы магнитлы миналар җибәрә. Совет солдатлары әнә шул миналарга эре калибрлы пулеметлардан атып шарлатырга тиеш булалар. Шәһәрне һава һөҗүменнән дә саклыйлар.

– Төнлә дошман шәһәр өстенә яктырткычлар “элеп куя”, аннан бомбага тота башлый. Менә китә атыш. Менә китә шартлаулар. Мурмансктан ерак түгел Рыбачий ярымутравы була. Канлашты гына бит немецлар шуңа! Ул ярымутрауга хуҗа буласылары, портка юлны ябасылары килә. Анда барган бәрелешләр мәхшәрнең үзе булды, – дип сөйли ветеран.

Сугыштан соң да тиз генә туган якларына кайта алмый Хәертдин Мөхәммәтов. Немец корабльләрен Балтик диңгезеннән төньякка күчерүдә хезмәт итә. Шулай итеп аның хәрби хезмәте сигез елга якын сузыла.

 

Фронтовик тыныч тормышта берничә ел Үрәзмәт мәктәбендә бухгалтер вазыйфасын башкара. Казанда агроном белгечлеге алганнан соң, колхозда агроном булып эшли. XXII партсъезд исемендәге колхозны җитәкли, Үрәзмәттә авыл советы рәисе була. Кайда гына хезмәт куйса да, бөтен барлыгын, җанынтәнен биреп эшли. Тырыш, дисциплиналы фронтовик вазыйфасын намус белән үти. Җиткерелгән планзаданиеләрнең өзелүенә юл куймый. Кешеләр арасында абруе зур була Хәертдин абыйның. Хәләле Хәкимә апа белән өч ул, бер кыз тәрбияләп, аларга белем һәм һөнәр үзләштерүдә ярдәм иттеләр. Утны-суны кичкән фронтовик Хәертдин агага Ходай Тәгалә оныклар һәм аларның балаларын сөю бәхетен дә бирде. Ветеран күптән инде Мөслимдә – улы Мизхәт һәм килене Эльмира тәрбиясендә яши. Бүгенге бәхетле тормышыбыз хакына япь-яшь килеш утлар-сулар кичкән ветеранның йөрәге “Сугышлар булмасын яңадан!” дип тибә.

Мурманск шәһәре Кызыл Байрак, Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнде. Герой-шәһәр исеме бирелгәч, Ленин ордены, “Алтын йолдыз” медале тапшырылды. Бу олы бүләкләрдә батыр якташыбыз Хәертдин Мөхәммәтовның да өлеше бар. Хәертдин ага үзе “За героическую оборону Советского Заполярья” һәм башка күп медальләр белән бүләкләнде.

Әлфинур НОГМАНОВА.

Фотолар – “Мөслим-информ” архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: