Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетле гаилә корыр өчен сез белергә тиешле 21 сорау

Ирне ир иткән дә, чир иткән дә – хатын, дигән борынгылар. Бу хакыйкатьне күптән түгел генә Американың Мичиган һәм Рутгерс университеты галимнәре дә раслады. Социологлар кырык ел никахта торган, һич югы берсе алтмыштан өлкәнрәк булган дүрт йөзләп пар арасында сораштыру уздырганнан соң, гаилә бәхете, өйдәге татулык хатын-кызга бәйле, дигән нәтиҗәгә килгән.

Хатыны никахта үзен бәхетле­рәк хис иткән саен, сөйгәненең күңелен ныграк күрергә тырыша, димәк, ире дә бәхетлерәк була, ди фән әһелләре. “Ир-атлар гадәттә хисләрен саранрак сиздерә, шуңа күрә аларның хис-тойгылары гаилә тормышына әллә ни йогынты ясамый”, – ди тикшеренү үткәргән про­фессорларның берсе. Гаилә эчен­дәге мөгамәләләрне ачыклау өчен, тикшеренү барышында ярлар, еш ачуланышасызмы, бер-берегезне ни дәрәҗәдә аңлыйсыз, хәләлегез кадерегезне беләме, кебек сорауларга җавап биргән. Әгәр ире авырып китсә, хатын-кыз үзен бәхетсез тоя башлый икән. Ә менә ир-атлар турында моны әйтү кыен. “Ире чир­ләсә, хатыны аеруча нык кайгырта. Ә менә хатын-кыз авырып китсә, ул күбрәк үзенә, кызы булса, кызына ышана. Өйдә татулык булу нигездә хатын-кызга бәйле. Ирнең сәла­мәтлеге мөһим булса да, бәхет­ле гаилә тормы­шының ачкычы хатыны кулында”, – дигән фикергә кил­гән тикшере­нүчеләр.

 

Islam-Today порталына караганда, ислам психологлары да шушындыйрак фикердә. Бәхетле гаилә кору өчен, өйләнешкәнче ир-егет кәләшенең – 12 соравына, хатын-кыз булачак ярының 9 соравына җавап ишетергә тиеш, ди белгечләр. Ярларның хокукларын һәм бурычларын колачлаучы әлеге 21 сорау бәхетле гаиләнең нигезен ачыклый да инде.

 

Кәләш җавап бирергә тиешле со­раулар түбәндәгедән гый­барәт.

 

1. Никах байлыкка яки матурлыкка хуҗа булу өчен түгел, яхшы гаилә кору, нә­фесеңне йөгәнләү һәм нәсе­леңне ишәйтү өчен корыла. Килешә­сең­ме?

2. Коръәннең “Хатыннар” сүрә­сен­дәге 34 аятьтә Аллаһы Тәгалә гаилә өчен җаваплылыкны ир-атка йөклә­гән. Әлеге уңайдан ни әй­терсең?

3. Ислам таләбе буенча ха­тынының бөтен матурлыгын ире генә күрә ала. Шуның өчен хатын-кыз башка ир-атларга киемсез кү­ренмәскә тиеш. Бу уңайдан фике­рең ничек?

4. Иренә ничек ошаса, хатыны шулай эндәшергә тиеш. Ире эштән кайтканда, хатыны елмаеп каршы алырга, хәләленә хөрмәт күрсәтергә бурычлы. Килешәсең­ме?

5. Аллаһы Тәгалә безне даими сынап тора. Ирең күпмедер вакытка эшсез калса, бөлгенлеккә төшсә, түзеп тора алырсыңмы?

6. Бай хатыннарыннан көнләшмәс­сеңме? Га­дәт­тә хатын-кыз өй эшләре белән мәшгуль. Әгәр дә кая булса да барырга уйласа, ул иреннән рөхсәт сорарга тиеш. Бу җәһәттән нәрсә әйтерсең?

7. Хатыны иренең проблемаларын аңларга һәм кыенлык каршында ялгызын гына калдырмаска бурычлы. Ире дә хатынының хәленә керә белергә тиеш. Киле­шәсеңме?

8. Ярлар бер-беренең сер­ләрен һәм җитешсезлекләрен әти-әниләренә һәм башка берәүләргә чишмәскә тиеш. Гомумән, гаилә серләрен катгый саклау зарур. Ризасыңдыр бит?

 

9. Хатын-кыз үз әти-әнисенә хөрмәт күрсәткән шикелле иренең әти-әни­сен, туганнарын да ихтирам итәргә бурычлы. Әллә башкача уйлый­сың­мы?

10. Көнләшү яки хөсетлек сәбәпле, туганнарыгыз, хәтта әти-әниегез аерылуыгызны теләсә, ир белән хатын һәрвакыт бер-берсен хуплап торырга, гаи­ләне сакларга тиеш. Бу җәһәттән ни диярсең?

11. Хатын-кызның чибәр­леге, күр­кәмлеге җәлеп итеп торырга тиеш. Әмма тышкы матурлык ул хәтле мө­һим сыйфат түгел. Килешәсеңме?

12. Шәригать күзлеген­нән дә, гореф-гадәт буенча да ха­тын-кыз ирен тыңларга, буйсыныр­га бурычлы. Әгәр хатыны иренә буйсынмый икән, ул бер бурычын үтәмәгән булып санала. Шуңа күрә ире аны яшәү өчен кирәкле нәрсә­ләр белән тәэ­мин итмәскә дә мөм­кин. Әлеге уңай­дан нәрсә әйтер­сең?

 

Кәләш исә булачак иренә мондыйрак сораулар бирә ала.

 

1. Ир-ат хатынын азык-төлек һәм башка зарур булган нәрсәләр белән тәэмин итәргә, матди хәле яхшы булса, бизәнү әйберләре дә сатып алырга, чирләп китсә, даруларын табарга тиеш. Шушыңа ризамы?

2. Хатын-кызга артык йөк итеп карарга ярамый, чөнки ул – гаиләнең нигезе. Ислам буенча, хатын ул – иргә Ходайдан бирелгән әманәт, шуның өчен ир-ат сөйгән ярына хөрмәт белән карарга тиеш. Әле шунысы да бар: ислам ир белән хатынны бер-берсенә юрган, дип исәпли. Килешәсеңме?

3. Ирнең хатынын кыйнау хокукы юк. Әгәр хатынын кыйнаган икән, дин тарафыннан билгеләнгәнчә, ул моның өчен түләргә тиеш. Әгәр хатыны иренә буйсынмый икән, аны башта үгетләргә кирәк. Килешә­сең­ме?

4. Хатыны кебек ир дә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, үзен карап йөрергә тиеш. Бу җәһәттән нәрсә әйтерсең?

5. Ислам куйган кысалардан чыкмаса, ире хатынының туйларга яки җе­наза мәрасимнәренә баруына кар­шы килмәскә тиеш. Әгәр каршы ки­лә икән, хатыны җыештыру, юу, ашарга әзерләү кебек вазифаларын­нан баш тартырга мөмкин. Ки­лешә­сеңме?

6. Ирең­нең мәхәббәте кимемәсен, сүрелмәсен өчен, өйдән чыгып кит­кәндә яки кайтып кергәндә, аны якты йөз бе­лән озатып калырга, каршы алыр­га кирәк. Ни диярсең?

7. Өй эшләрен башкарганда Мөхәм­мәд пәйгам­бәр (аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын) ярдәм иткән шикелле ире хатынына булышырга тиеш. Әллә башкача уйлый­сыңмы?

8. Әллә ни җитди ялгышлык җибәр­мәсә, ире кычкырырга, сүгәргә тиеш түгел. Бу җәһәттән ни диярсең?

9. Кияүдәге хатын-кыз хәләл юл белән акча эшли икән, моны хуп­лыйсың­мы? Һәртөрле фетнәчеләр, гайбәт­челәр генә түгел, хәтта ата-анасы яманласа да, хәләле ышанмас­ка, шикләнеп, сагаеп карамаска тиеш. Килешәсеңме?

 

МАТЕРИАЛ: http://vatantat.ru/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X