Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бәхет яшәгән йортта..." (Пискуновлар гаиләсе турында)

Җирлегебездә үрнәк гаиләләр күп. Яңа Усы авылында гомер итүче Гөлсинә һәм Олег Пискуновлар гаиләсе – шуларның берсе.

       40 ел авыл мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән Гөлсинә апаның тормыш иптәше Олег абый бик күп һөнәрләр иясе – шофер, тракторчы, комбайнчы, терлекче, ферма мөдире, интернат мәктәптә тәрбияче ярдәмчесе... Төрледән-төрле әлеге вазыйфаларны яратып башкара ул.

       – Олег лаеклы ялга тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән җиреннән чыкты. Хатын-кызлардан да оста карый ул балаларны. Аның характеры да шундый – булсын дип эшли торган. Әлеге сыйфаты гаиләбез нигезен ныклы итәргә дә булышты. Алты оныгын да бердәй ярата, киңәшләрен бирә ул. Кызыбыз Лиза декрет ялыннан эшкә чыккач, курыкмыйча 3 айлык баланы алып калды. Хәзер инде ул оныгыбызга 13 яшь. Бабасыннан да кадерле кеше юк аның өчен, – ди Гөлсинә апа.
       40 ел кулга-кул тотынып, аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яши алар. Актаныш районы Түбән Гәрәй авылы кызы Гөлсинәнең Яңа Усыга килен булып төшүе дә көтелмәгәндә була. Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаган кызны юллама белән Бикмәч авылы мәктәбенә җибәрәләр. Яшь кыз мәктәптә башлангыч классларны укыта башлый. Яңа Усы авылы егете Олегның, әле генә армиядән кайтып, ХХII партсъезд исемендәге колхозда шофер булып эшләгән вакыты була бу. “ГАЗ-52” машинасы белән, кар бураннары туздырып, Бикмәч авылы уртасына килеп туктаган егет, җәһәт кенә машинасыннан сикереп төшә дә, Гөлсинәнең күзләренә карап: “Сине беркая да җибәрмим! Гомергә яныңда булырмын!” – ди. Шул көннән алар аерылышмыйлар да. Олегның әнисе Агрофена апа эшне бик тиз тота – Гөлсинәнең әнисе янына булачак киленнең кулын сорап бара. Яңа ел кичендә танышкан парлар март аенда гаилә корып яши башлый. Пар атларга утырып кайта яшьләр. 
       – Сабый чактан ук ат җене кагылган миңа. Мәктәптә укыганда атлар белән мәш килдем, сабантуйларда чаба идем. Узган ел ат чабышы сезонын ябу чарасында, оныгым Ринат белән Ева кушаматлы атта чабып, беренче урынны алдык. Бүген дә Сабантуйга әзерләнәбез. Яшь чакта шофер булуыма карамастан, яшьлектәге хыялымны чынга ашырып, Гөлсинәмне пар атларга утыртып алып кайттым. Матур итеп бизәлгән юртакларда ак юрганнарга төреп кенә алып кайттык без аны төп йортка. Киң итеп ачылган капкалардан ул көнне йортыбызга бәхет һәм шатлык керде. Гомер буе бербөтен булып гомер итүебезнең сере – үзара аңлашып, бер-беребезгә юл куеп яшәүдә, – ди Олег абый.
       Килен булып төшкәндә Гөлсинәгә 20 яшь тә тулмаган була әле. Ләкин яшь булса да, тырыш, акыллы, кулы эшкә ятып торган кызны каенанасы да якын итә. Ун ел дәвамында бер генә мәртәбә дә сүзгә килми алар. “Килен кеше – ким кеше” дими, ә үз кызы кебек ярата ул аны. Аграфена апа Гөлсинәгә әкренләп, крәшен халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, җырларын өйрәтә. Кайнанасының үгет-нәсыйхәтләрен хәтер сандыгына туплап барган Гөлсинә апа үзе дә киленнәренә яхшы каенана булырга тырыша.
       – Яшьләр өйрәткәнне яратмасалар да, җаен белеп, ипләп кенә әйтә белгәндә, алар синең сүзеңә колак салмыйча калмый. Оныклар белән әвәрә килгәндә, еллар сизелми дә үтеп китә. Биш балабыз инде үзләре әти-әниләр. Кайчан гына итәктә булган балаларның үз тормышлары, үз максатлары белән яшәүләре сөендерә. Оныкларда сабыйларыбызның балачакларын күрәбез, Олег белән шуларга карап, яшьлегебезгә кабаттан әйләнеп кайткандай булабыз, – ди Гөлсинә апа.
       Үрнәк гаиләнең балалары да тормышта үз урыннарын тапканнар. Энекәшләрен карап үстергән, әти-әнисенең терәге булган Елизавета районның казначылык оешмасында өлкән белгеч булып эшли. Бүген инде үзе ике бала әнисе. Уллары Алексей – шәхси эшмәкәр, тормыш иптәше Гөлназ белән бер малай һәм бер кыз үстерәләр. Василийлары “Минзәлә” агрофирмасында мал табибы булып эшли. Артем Пискуновны исә белмәгән кеше юктыр. Башкаланың Кәрим Тинчурин театрында әйдәп баручы артист егетебезне мөслимлеләр “Кияүләр”, “Гамлет”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче мәхәббәт”, “Гайфи бабай, өйлән давай!” спектакльләре аша яхшы белә. Яшь кенә булуына карамастан, утыздан артык спектакльдә төп рольләрне башкарган райондашыбызга сокланмыйча мөмкин түгел! Үзе белән бергә эшләгән хезмәттәше – артистка Резеда Сәлахова белән тормыш корып, кечкенә уллары Әскәрне үстерәләр. Төпчекләре Роман авылда шәхси кибет тота. Тормыш иптәше Алиса белән икенче бәбиләрен көтәләр.
       Гөлсинә апа белән Олег абыйның балалары бишәү генә түгел диючеләр дә бар. Бу күпмедер дәрәҗәдә дөрестер дә. Гөлсинә апа, әнисе вафатыннан соң, бертуган сеңлесе Кадрияне дә үз тәрбиясенә ала. 13 яшьлек кызны укытып, олы тормыш юлына озаталар. Бүген исә каенатасының сеңелләре дә алар карамагында. 
       – Кечкенәдән әти белән әнинең үзара мөнәсәбәтләрен күреп, ике арадагы җылылыкны күреп, сокланып яшәдем. Гаиләдә безнең беркайчан да тавыш күтәреп сөйләшү булмады. Әти әнигә орышып эндәшмәде, әни әтигә ачуланып карамады. Бәхетле гаиләдә бәхетле бала булып үстем. Моның өчен мин әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен, – ди Артем.
      Гөлсинә апаның әнисе Тәзкирә еш кына: “Кеше балаларын телевизорлардан күрсәтәләр. Безгә дә шушындый бәхетләрне куүрү насыйп булыр микән?!” дия торган булган. Әйткәннәре Ходайның “Амин!” дигән чагына туры килгәндер – Артемның зәңгәр экраннардан төшкәне юк. 
       Пискуновлар йортыннан җылылык, үзгә бер нур бөркелә. Башкача булырга мөмкин дә түгелдер. Бер-берсен хөрмәт иткән һәм ихлас яраткан әлеге гаиләдә бәхет кояшы яшидер төсле.
       Лилия Шәймиева.
       Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев