Мөслим-информ

Бәхет сере

Үрнәк гаилә, тату гаилә, матур гаилә... Шундый гаилә төзү өчен ничек яшәргә кирәк? Тату һәм бәхетле яшәүнең аерым кагыйдәләре бармы? Әлеге сорауларга җавапны без Тойгелде авылында яшәүче Лениза һәм Вакыйф Ситдыйковлар гаиләсендә таптык.

Юкка гына халык йортның хуҗасына бәя бирергә теләсәң, аның капка төбен кара, дими. Ситдыйковлар ихатасы янына туктау белән безне ниндидер илаһи тынлык, чисталык каршы алды. Чисталык һәм пөхтәлек гаиләнең тырышлыгы билгесе булса, тынлык исә аларның дин юлында булуларыннан киләдер. Без барганда йортта Лениза ханым һәм Вакыйф әфәнде, аларның ул-кызлары, кияү-киленнәре һәм оныклары да җыелган иде. Ял көннәрендә әти-әни янына кайту, аларның хәлен белү, йорт эшләрендә булышу – бу гаиләнең матур традициясе. 
– Җирлегебездә үрнәк гаиләләр байтак. Лениза һәм Вакыйф Ситдыйковлар алар арасында иң үрнәге дияр идем. Аларның әби-бабалары, әти-әниләре авылыбыздагы иң тырыш гаиләләрнең берсе иде. Лениза белән Вакыйф – шундый гаиләләрдә үскән балалар. Бүген үзләре, гаиләләрендә шушы күркәм сыйфатларны булдырып, гаиләнең буыннан-буынга килгән матур традицияләрен дәвам итәләр, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев. 
Авылны сагынып, шәһәрне ташлап кайттым 
Лениза беренче классны тәмамлаганчы гаилә Тойгелдедә яши. Аннары Яр Чаллы шәһәренә күченеп китәләр. Әмма балачагы үткән Тойгелде авылына юлны онытмый кыз – каникул вакытларында гел кайтып йөри. Ә Вакыйф – шушы авыл егете. Аларның яшьлек еллары бергә уза. Лениза, Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлаганнан соң, Казанга китеп эшкә урнаша. Әмма авылны яратуы, сагынуы аны Тойгелдегә тарта. Егет белән кыз очрашып йөри башлыйлар һәм 1986 елның августында гөрләтеп туй ясыйлар. Бәхетле гаиләне тулыландырып, бер кыз һәм ике малай дөньяга килә. Бүген инде кызлары Айзирә һәм уллары Илнур гаиләле. Кече уллары Рәзил Мөслим урта мәктәбендә белем ала. Өч дистә елдан артык бергә гомер итүче Лениза һәм Вакыйф Ситдыйковлар матур гаилә төзү өчен сабыр булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк, диләр: 
– Гаиләдә һәрвакыт аңлашу булырга тиеш. Хезмәт беркайчан да кешене бозмый, шуңа күрә балаларыбызны бәләкәйдән хезмәт белән тәрбияләргә тырыштык. Бүген без алардан канәгать, матур итеп, хезмәт сөеп яшиләр. Гаиләдә аңлашылмаучанлык килеп чыга икән аны вакытында төзәтергә, гафу итә белергә кирәк. Иң мөһиме – бүген үзебез дә, балаларыбыз да ислам юлына бастык. Күңел чисталыгы, аек акыл һәм иман байлыгы эшебезне дә, дөньябызны да нурлы, мәгънәле итә. 
Гаилә бизнесы – уртак тырышлык 
2010 елда Ситдыйковлар гаиләсе кошчылык юнәлешендә эш ачып җибәрә. “Эш башлаганда балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, аларны авылда калдыру максатын күздә тоттык”, – ди алар. Вакыйф әфәнде кошларга азык әзерләү тармагын җитәкләсә, Лениза ханым бухгалтерия эшләре, кирәкле әйберләрне табу һәм кайтару белән шөгыльләнә. Уллары да – гаилә бизнесын алып баруда ышанычлы терәк һәм таяныч: 
– Балалар кечкенәдән хезмәткә тартылдылар. Үзебез белән эшләп үстеләр. Без аларга беркайчан да җиңел тормыш әзерләү ягында булмадык. Балалар үскәндә дә берничә баш сыер, күпләп кош-корт асрадык. Улларыбыз сыер да сауды, кызыбыз да бер эштән дә куркып тормады. Төп яшәү принцибыбыз – хезмәтне ярату, ялкау булмау, һәр нәрсәне гадел хезмәт белән табу, – ди бүгенге тормышларыннан канәгать булган бәхетле әти-әни. 
Ситдыйковларның балалары да кошчылык юнәлешендә шәхси эшләрен алып баралар. Кияүләре Алмаз да, киленнәре Айгөл дә үзләре кебек үк тырыш, уңган-булганнар. 
– Хактан да, бу гаиләдә барысы да хезмәт белән яшәргә өйрәнгәннәр, бер эштән дә курыкмыйлар. Рәзил мәктәптә генә укуына карамастан, хуҗалык эшләрен алып баруда зур ярдәмче булып тора. Әби белән бабай, һәрвакыт хезмәттә булсалар да, безгә – балаларына ярдәм итәргә дә вакыт табалар, өстәвенә бик кунакчыл да алар, – ди Ситдыйковларның кияүләре, үзе дә кошчы-фермер Алмаз Сәхипгәрәев. 
киләчәгебез – балаларда! 
Үзләрендә булган берсеннән-берсе матур сыйфатларны балаларына тапшыра алган Ситдыйковлар. Әлеге үрнәктә бүген биш онык тәрбияләнә. 
– Әти-әниебезнең күркәм сыйфатларын үзебезгә алып, гаиләбезнең матур традицияләрен дәвам итә алсак иде. Бүген без аларга алмаш булсак, киләчәктә балаларыбыз безнең дәвамчыларыбыз булырлар, дип ышанабыз, – ди уртанчы уллары Илнур. 
Кече уллары Рәзил дә әти-әнисе кебек үрнәк гаилә төзергә ниятли: 
– Әти-әниебез кебек, тормышта дөрес юл сайлап, мәрхәмәтле һәм игелекле булырга, хәләл хезмәт белән матур тормыш корырга телим. Бүген авылда да матур эшләр башкарырга, хезмәтең белән танылырга мөмкинлекләр бар. Бары тик ялкау булмаска гына кирәк. 
Лениза һәм Вакыйф Ситдыйковлар гаилә корырга җыенучы яшьләргә теләкләрен җиткерделәр: 
– Яшьләр беренче чиратта сабыр булырга тиеш. Бер-береңә юл кую, аңлый һәм тыңлый белү дә – мөһим сыйфатларның берсе. Әти-әниләрне тыңларга, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Чөнки алар – безгә караганда күбрәк яшәгән, күпне күргән кешеләр. Әти-әнисен тыңлый белгән, хөрмәт итеп яшәгән кеше хата ясый алмый, – ди Лениза ханым. 

Фәридә Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: