Мөслим-информ

Бәхет нәрсә, дип сорама син...

Үксез балалар чит гаиләдә җылы табып, әти-әни назына тиенгән икән, бәхет бу сабыйларга елмайган дигән сүз...

Тәрбиягә бала алу өчен олы җанлы, изге күңелле булырга кирәктер ул. Чит баланы какмый-сукмый тәрбияләү өчен генә түгел, аларны үз балаларыңнан аермыйча, бердәй тигез карап үстерү өчен, ай-һай, зур сабырлык таләп ителә! Күбәк авылында гомер итүче Рушания һәм Рәсим Кәлимуллиннар гаиләсендә ныклы тәрбия, җылы мөнәсәбәт күреп яшәүче өч баланың бәхеткә тиенгәннәрен күрдек. 
– Үзебезнең балалар үсеп чыгып киткәч, моннан сигез ел элек Алабугадагы балалар йортыннан өч бертуганны алып кайттык. 8 яшьлек Вика, 7 яшьлек Дима, 4 яшьлек Янаны күргәч тә, бу балаларны үзебезгә тизрәк алып кайтасы, башларыннан сыйпап, кочагыма кысып сөясе килде. Алар шулкадәр нәүмизләнеп карап торалар иде. Карашлары бүген дә күз алдында, – ди Рәсим абый. 
Кайтканда кечкенә Янаның авырлыгы нибары 7 килограмм гына була! Рушания апа юлда кайтканда, “Үлә генә күрмәсен бу бала!” дип, кызчыктан күзен дә алмый. Бүген инде аңа 12 яшь, авырлыгы да нормада. 
– Бу сабыйлар әниләре исән килеш ятимлеккә дучар булган. Кайберәүләр тәрбиягә бала ала да зарлана. Мин бу балалар турында бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм, зарлансаң – гөнаһ булыр. Алар – искиткеч! Безгә кайту белән: “Әни” дисәк ярыймы?” – дип сорадылар. Күзләргә яшь килде... Бәхет нәрсә, дип сорама икән! Бу балалар өчен бәхет – әти-әниле йорт, ризык тулы табын... Укуда да, спорт өлкәсендә дә яулаган уңышлары күп. Кул эшләренә дә мөкиббән алар. Бергәләп әллә ниләр ясыйбыз, – ди Рушания апа. 
Кәлимуллиннарның өендәге матур картиналарны, кул эшләнмәләрен күреп, “Боларны чыннан да балалар үз куллары белән ясадымы икән?” – дип куясың. Кай якка күз салсаң да, эксклюзив сувенирлар, тартма һәм подставкалар, агач паннолар, шкатулкалар, фоамираннан ясалган чәчәкләр... 
– Кулларының җитезлегенә күз дә иярми. Үксез балалар моңлы, оста куллы була диюләре хактыр. Күңелләре китек булмасын, дөрес тәрбия алсыннар дип, тормыш иптәшем белән аларга назны да, яратуны да кызганмыйбыз, – ди Рушания апа. 
Кайтканда балаларның берсе дә хәреф танымый, укый-яза белмиләр, теләкләре дә булмый. Рушания апа белән Рәсим абыйның үз балалары мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, тәрбиягә алганнарын да белемле итәселәре килә. Ул вакытларда уздырган йокысыз төннәренең исәбе дә булмагандыр. Ләкин Рушания апа ничек итсә итә, балаларны укырга-язарга өйрәтә. Түбән Табын коррекция мәктәбендә укучы балаларның берсе – ударник, икенчесе – отличник. Балаларының 1 класстан бүгенгәчә булган дәфтәрләрен дә саклый әни кеше. Чит балаларның язулары да кадерле булыр икән! Бирсә дә бирә икән Ходай бу кадәрле игелек тулы олы йөрәк! 
...Рушания апа шәһәрдә яшисе булган югыйсә! 1991 елда Түбән Камадан Әлмәт авылына әнисе янына җәйге ялга кайткан кыз шофер егеткә гашыйк була да Күбәк авылына килен булып төшә. Иске Карамалыдагы коммуналь хуҗалыкта озак еллар бухгалтер булып эшли. Рәсим абый – “Таттелеком” оешмасында машинист-экскаваторчы. Балалар сүзгә саран булса да, аларның күзләрендә үзләрен тәрбиягә алган әти-әниләренә хөрмәт тә, ярату да, рәхмәт тә чагыла. 
– Ярый әле әниебез шәһәрдән кайткан да әтиебез белән кавышканнар. Ярый әле без бу гаиләгә эләккәнбез! Без – бик бәхетле! – ди Вика.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: