Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхет – күп булуда

“Мин бик тә бәхетле!” дигән уй Булат күңелендә күптәннән йөри. Бәхетле шул, чөнки аның дүрт абыйсы бар! Уйныйм дисә – берсе, дәрес хәзерләшергә – икенчесе, усаллардан якларга – өченчесе, әтисе кебек киңәшләр бирүче иң зур абыйсы да бар бит аның. Шулайда Булат кайчак уйлап куя: бу болгавыр заманда әти-әнисе ничек биш бала алып кайтырга җөрьәт итте икән?

Ничә көн инде әнисенә шул сорауны бирергә тал­пынып карый, ләкин әнисенең гел вакыты юк. Укыту­чы кешенең каян вакыты булсын инде?! Я ул дәфтәр тикшерә, я план яза, я берәр укучысының хәлен белешергә китә. Шулай да узган атнада әнисенә үзен кызыксындырган сорауны бирә алды. Әнисе озак кына уйлап торганнан соң, сүзен бик ерактан башлады...

Булат үзе дә белә: аның әнисе бу якларга бик ерак­тан – Ырынбур якларыннан килен булып төшкән. Әтисе белән әнисенең яшь аермасы да бик күп: 20 яшь! Шулай булуына карамастан, әнисе алар авылына кияүгә чы­гуына үкенми, чөнки ул бит биш баһадирның әнисе! Баштагы елларда бик авыр булса да, хәзер инде әнисе ияләшкән. Үз авылым кебек, ди.

Булатның әнисенең хыялы – күп бала үстерү. Ләкин ул шикләнеп кала. Яшь аермасы зур булу сәбәпле, хы­ялны тормышка ашырып булырмы? Барысы да Ходай кулында, дип белми әйтмәгәннәрдер. Менә гаиләдә биш егет үсеп килә.

Авыр чаклары булса да, рәхәт чаклары күбрәктер әти-әнисенең. Сәламәт балаларның елмаюын күрү, аларның бик яхшы билгеләренә генә укуы бәхет түгелмени?! Хәзер инде Булатның иң зур абыйсы – үзе укытучы. Әтисе белән әнисенең хезмәтен дәвам итүче. Ә Булат 1 класста укый. Аның да, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермичә, абыйлары кебек бик яхшы билгеләренә генә укыйсы килә. Шул хыялны тор­мышка ашыру өчен үзеннән ике яшькә генә зур булган абыйсы белән ярыша-ярыша укый ул. Абыйсы да Бу­лат кебек фән нигезләрен гел “5”ле билгеләренә генә үзләштерү турында хыяллана икән. Хәзер алар икәүләп тырышачак...

Бүген әти-әниләренең гаилә коруларына – 25 ел. Әти-әниләрен котларга абыйлары да кайттылар. Биш өмет, биш солдат, биш батырның, шау-гөр килеп, бүлмәгә кереп килүен күргәч, әниләре елап җибәрде. Булат кына аңламыйча торды. Куанычтан да елап була микәнни ул?

Гөлназ Гайнетдинова.

Мөслим.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев