Мөслим-информ

Бәхет күкләрдән төшми

Зөфәр абыйның сабыйлык һәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Әтисе Шәйгәрдан абыйны һәм 20 яше дә тулмаган олы абыйсы Тимершаны яу кырына озатканда аңа нибары 1 яшь тә 6 ай була.

Озак та үтми Мөнҗия апасын Казанга дары заводына эшкә җибәрәләр. Наҗия апасы, бәхет эзләп, Үзбәкстан якларына чыгып китә. Шулай итеп Шәмсекамал апа Зөфәре һәм 10 яшьлек Гаделшасы белән ачы язмыш кочагында кала. Тормышны һәм балаларны саклап калу өчен бөтенесен дә эшли ул: сыерын да бетерми, Зөфәрен бәләкәй арбага утыртып басудан кайтып керми, кыш көне фермага йөгерә. Гаделша да, иш янына куш булыр, дип, колхоз эшенә чыга, апаен да караша. Шулай яшәп ятканда Курск янындагы каты бәрелештә контузия алган Шәйгәрдан абый кайтып егыла. Ул хәлләнгәч, тормыш та бераз җиңеләя төшә. Ә Тимерша сугышка китү белән, беренче һөҗүм вакытында ук хәбәрсез югала. Әтиле, ирле тормыш та озакка бармый, 1951 елда Шәйгәрдан абый, сугышта алган контузиядән мантый алмыйча, вафат була. Еллар авыр булса да, Шәмсекамал апа балаларын укытырга тырыша. Бигрәк тә зирәклеге, зиһене белән башка балалардан аерылып торган Зөфәренә зур өметләр баглый ул.1956 елда Мөслим урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Зөфәргә югары белем алу мөмкинлеге булмый. Тормыш авырлыгы, мохтаҗлык аны җиде ел буе колхозда терлекчелектә эшләргә мәҗбүр итә. Кечкенәдән һәр уңышның нигезендә хезмәт ятуына төшенеп үскән егет бер эштән дә курыкмый. Нәкъ менә шушы чорда анда “киләчәктә зоотехник булачакмын” дигән төпле максат формалаша. Урта мәктәптә алган белемен яңарту өчен, өр-яңадан кичке мәктәпне тәмамлап, Казан ветеринария институтының зоотехника факультетына укырга керә. Зөфәр авылдан ярдәм өмет итми, үз көнен үзе күрергә өйрәнә. Лекцияләрне дә калдырмый, укудан буш вакытының һәр минутын эшкә багышлый: вагон бушатырга да йөри, каравыл да тора, заводларда да эшләп ала. Шулай итеп Зөфәр үзен генә тәэмин итеп калмый, хәтта әнисенә дә акча җибәреп тора. Хезмәттә чыныккан, ныклы белем багажы туплаган дипломлы белгеч 1966 елда туган төбәгенә кайта. Район җитәкчелеге аны бик хуплап каршы ала һәм дүрт авылны берләштергән Киров исемендәге колхозга баш зоотехник итеп билгели. – Ул вакытта колхоз рәисе Лотфулла абый Мусин иде. Терлекчелек өлкәсендә белгеч итеп формалашуда, эшне планлы, нәтиҗәле итеп оештыру күнекмәләрен булдыруда зур ярдәмне иң беренче ул күрсәтте, – дип искә ала Зөфәр абый. Энергиясе ташып торган яшь белгеч башы-аягы белән эшкә чума. Ә эш җиңелләрдән булмый. Колхоздагы дүрт бригаданың һәрберсендә меңәр баш терлек исәпләнә. Көн саен торакларны карап чыгарга, малларны ашату-тәрбияләү торышын тикшерергә, симертүдәге терлекләрнең үсешен контрольдә тотарга, көндәлек проблемаларны хәл итәргә кирәк.– Иртәнге 3тә чыгып китеп, төнге 11ләрдә кайтып керә идем. Фермада кунып калган чаклар да булды. Ул чорда җәен-кышын бердәнбер транспорт чарасы ат иде бит. Соңга таба гына белгечләр өчен мотоцикл, машиналар кайта башлады, – ди Зөфәр абый.

Терлекләрнең баш санын арттыруны таләп итәләр, ә тораклар җитешми. Зөфәр абый эшләгән чорда Вәрәшбашта – сарыкчылык, Катмышта – мөгезле эре терлек, Мөслимдә дуңгызчылык комплекслары сафка баса. Атлар үрчетү буенча да зур эш башкарыла, аерым бригадаларда аларның саны 200дән артып китә. Яңа типтагы торакларның сафка басуы терлекләр саны артуга китерә. Савым сыерларының саны – 4200гә, дуңгызларныкы 4500гә җитә. Терлек азыгын саклауның яңа технологик объектлары – сенаж башнялары төзелә. Терлекчеләрнең тормыш-көнкүреш шартлары да яхшыра, торакка мохтаҗлар торак белән тәэмин ителә. Терлекчелектән кергән табыш күзгә күренеп арта. Эшне табышлы, нәтиҗәле итеп оештыру өчен дус коллектив туплап, алар белән уртак тел табып эшләүнең әһәмияте бик зур икәнен аңлап эш итә яшь белгеч. Бу өлкәдә ул Иске Вәрәштә бригадир һәм ферма мөдире булып эшләгән Рәис абый Баһауовның һәм озак еллар Катмыш авылында бригадир булган Гайнемөхәммәт абый Шәмсетдиновның ныклы ярдәмен тоя, алардан күп нәрсәгә өйрәнә. Зөфәр абый аларны һәрвакыт рәхмәт хисләре белән искә ала. 35 ел гомерен авыл хуҗалыгының авыр һәм җаваплы тармагына багышлаган Зөфәр абый Шәймәрдановның хезмәте югары бәяләнә: В. И. Ленинның 100 еллыгына чыгарылган “За доблестный труд” медаленә лаек була, 1978 елда Мәскәүгә алдынгылар слетына бара һәм “За трудовое отличие” медале белән бүләкләнә. 1973 елда, үзенең эш тәҗрибәсе белән Мәскәүдә Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсендә катнашып, бронза медальгә лаек була. Ә мактау грамоталарын санап бетерерлек түгел. 15 тапкыр район советы депутаты булып сайлануы гына да аның халык ышанычын яулаган шәхес икәнлеген дәлилли. Зур хезмәт юлы узган, гадел, таләпчән Зөфәр абыйны 1985 елда халык контроле оешмасы җитәкчесе итеп билгелиләр. Анда дүрт ел хезмәт куйганнан соң, саклык банкының Мөслим бүлекчәсенә җитәкче итеп күчерәләр. Үзе өчен бөтенләй ят өлкә булса да, вазыйфасын зур җаваплылык тоеп башкара, хезмәткәрләргә карата гадел һәм таләпчән була. Кыска гына вакыт эчендә оешманың матди-техник базасын ныгытуга ирешә, клиентлар өчен уңайлыклар тудыруда, туксанынчы еллардагы финанс кыенлыкларны җайга салуда күп көч куя. Матур хезмәт юлы узган, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган Зөфәр абыйны кайда гына эшләсә дә хөрмәт итәләр, аның белән эшләгән чорларны бүген дә сагынып искә алалар. Әгәр дә ныклы “тыл”ы – аның үзен һәм хезмәтен хөрмәтләп, гаиләдә аның ролен үстереп, авыр вакытларда ярдәм итәргә әзер торган Энҗесе булмаса, шундый мактаулы хезмәт юлын үтә алыр иде микән Зөфәр абый?! Юктыр, мөгаен. Үзен бәхетле иткән “тормыш гөле”н ул институтны тәмамлап кайту белән очрата. Комсомол райкомының икенче секретаре булып эшләүче бик чибәр, җитез, сүзен ярып әйтә торган Энҗегә ул бер күрүдә үк гашыйк була. Энҗе дә аңа карата битараф булмый. Өч ай дуслашып йөргәннән соң, 1968 елда гаилә кора алар. Бер-берсе өчен яратылган бу матур пар өч ул тәрбияләп үстерә. Өчесе дә югары белемле, гаиләле. Шәймәрдановларның алты оныклары бар. Ике оныклары инде үзләре гаиләле. “Кызларым булмады”, – дип уфтанып утырмый Энҗе апа. Киленнәре кызларга биргесез, “әти-әни” дип өзелеп торалар, хәлләрен белешеп, һәрвакыт ярдәмләшеп яшиләр. – Зөфәр бик тырыш, кешелекле булды, улларыбызны да чын ир-егет итеп тәрбияләде. Аның үз-үзен тотышы гына да улларыбыз өчен тәрбия өлгесе булды. Бик туган җанлы, ярдәмчел кеше ул. Әнисенең сеңлесенең дүрт баласы ятим калгач, аларны аякка бастыруда бик зур ярдәм итте. Әнкәй гомеренең соңгы елларында бездә яшәп бакыйлыкка күчте. 51 ел бергә яшәп, бер авыр сүз әйткәнен дә хәтерләмим, – ди үзе дә бик кешелекле, уңган-булган Энҗе апа. Тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлаган, бер-берсен саклап, матур килеш бүгенге көнгә килеп җиткән бу парга карасаң, күңелгә шундый уйлар килә: “Бу үрнәк гаиләнең “алтын багана”сы Зөфәр абый булса, гаилә учагын сүндермичә, “алтын багана”сын “өф-өф” итеп саклап, нурлар чәчтереп торучы олы йөрәкле зат – Энҗе апа. Шуңа да Зөфәр абый 80 яшен хәләле белән тигезлектә, балаларына, оныкларына олы терәк булып, тормыш тоткасын нык тотып, көр күңел белән каршылый.

Галия ФӘРХЕТДИНОВА. Мөслим.

 

Фото –Шәймәрдановларның гаилә архивыннан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: