Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәкәбезлеләр авылдашларын зират өмәсенә чакыра (АЛДА УЗГАН ӨМӘЛӘРДӘН ФОТОРЕПОРТАЖ)

Адәм баласының соңгы йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.

Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез.
Ел саен бердәмләшеп, яз башында - 1 майда Бәкәбез авылы зиратында өмә ясау гадәткә керде, дип яза безгә авыл халкы. Кемдер кабер өсләрен чистартты, кемдер кипкән агачларны кисте, кемдер бөтен чүп-чарны зираттан чыгарып торды.
10-11 июнь көннәрендә Бәкәбез авылы зиратында тагын өмә үткәрелде. Зиратта карт агачларның көчле җилдә каберлекләргә аву ихтималы зур иде. Аларны кисү, чистарту буенча бик куп эш эшләнде. Хатын- кызлар койма буяды. Читтә яшәүче авылдашларыбызга хәбәр бирдек. Алар да бу өмәдә катнашты.
Барыгызга да БИК ЗУР рәхмәтебезне белдерәбез.Сау - сәламәт булыгыз! Гаиләләрегездә иминлек булсын! Бигрәк тә шушы эшләрне башлап йөрүче Васил абый Хамматовка, Илгиз һәм Марат Ахметовларга, авылдашларга хәбәр бирүне оештыручы Әлфия апага, зиратны караучы Фидәес Ризвановка, акча җыючыларга, койманы буяучы хатын-кызларга аерым-аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез.
"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", дигән әйтем дә бар бит! Олы эшкә башлангыч салынды. Әлбәттә, зиратта өмәләр әле дәвам итәчәк. Хөрмәтле авылдашлар, бердәм булсак, ул эшләрне җиңеп чыгарбыз. Кайтыгыз, үзегезнең туганнарыгызның, әти - әниләрегезнең, әби-бабаларыгызның каберләрен карап, чистартып китегез.
Мәңгелек йортыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булачак, күңелләребез дә тыныч булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев