Мөслим-информ

Бизәнү әйберләрен тагу осталыгы

Матур түшбизәк, үзенчәлекле муенса яисә киемгә килешеп торган беләзек сезне кабатланмас, зәвыклы итеп күрсәтәчәк. Әммә нәкъ менә алар сезнең турында начар тәэсир калдырырга да мөмкин. Беренче карашка, киемгә килешле бизәнү әйбере сайлау бик җиңел кебек тоела.Чынлыкта ул зур осталык таләп итә, дип яза "Матбугат.ру" сайты.

Яшьне исәпкә алу зарур

Телисезме-юкмы, әмма, иң беренче эш итеп, яшьне исәпкә алырга кирәк. Яшь кызлар өчен каралган бизәнү әйберләрен олырак хатын-кызларга тагу килешмәс. Яшь гүзәлкәйләргә алтын һәм көмештән ясалган нәфис йөзекләр, чылбырлар һәм алкалар, шулай ук күзгә әллә ни ташланып тормаган энҗе, бәллүр, фирәзә, мәрҗән һәм башка ярымзатлы бизәнү әйберләрен сатып алырга киңәш ителә.

Олырак яшьтәге ханымнар затлырак бизәнү әйберләрен - зур алкалар, беләзекләр, кыйммәтле ташлы йөзекләр, берничә катлы муенсалар тага ала.

Берләштерәбез

Сез таккан бизәнү әйберләре зурлыгы, эшләнеше белән бер-берсенә ярашырга тиеш. Мәсәлән, вак ташлы нечкә йөзекләр зур алкалар белән ямьсез күренәчәк. Ташлары төрле төстә булган (үтә күренмәле һәм төссез ташлар гына искәрмә) йөзекләрнең барысын берьюлы кияргә ярамый. Әгәр бармакта берничә йөзек икән, аның бары тик берсе генә ташлы булсын.

Кайберәүләр агалтын белән сары алтынны бергә кию килешми дип уйлый. Чынлыкта аларны бергә дә кияргә мөмкин. Дөрес, бер үк бизәнү әйберендә: йөзектә, беләзек үрелмәләрендә ак һәм сары алтын икесе дә кулланылса, күпкә яхшырак.

Киемне матурайта

Бизәнү әйбере сезнең киенү рәвешенә туры килергә тиеш, монысы - матурлык кануны. Алар киемнәрнең төсе белән ярашырга, яисә, киресенчә, капма-каршы төстә булырга тиеш. Шулай итеп, зәңгәрсу ташлы муенсалар зәңгәрсу-яшькелт һәм кара күлмәкләр белән матур күренә. Саргылт-яшел яисә салкын соргылт-зәңгәрташлар кызгылт-көрән, аксыл-сары һәм кызгылт-сары киемгә килешә. Шәмәхә ташларны - сары, ә кызгылт-сары төслеләрен соргылт-зәңгәр кием белән тагарга кирәк. Соры кәчтүм кигәндә, карасу-кызыл һәм яшел төстәге муенсалар сайлагыз. Бары тик алтын, җәүһәр һәм энҗе бизәнү әйберләре генә бар төскә дә килешә.

Киң беләзекләрне шома яисә билгеле бер халыкчан бизәкләр төшерелгән тукымалардан тегелгән күлмәкләр белән кию яхшы. Ялтырап торучы ташлы муенсаларны тантаналы мәҗлесләргә тагарга киңәш ителә һәм ул очракта иңбашлар ачык булырга тиеш.

Күзгә ташланырлык ясалма ташлы бизәнү әйберләре белән затлы ташлы, көмеш яисә алтыннан җитештерелгән муенсалар тагарга кирәкми, ул - зәвыксызлык билгесе.

Ел фасыллары

Килеш-килбәтне дүрт төргә (яз, җәй, көз һәм кыш) бүлеп карыйлар. Бизәнү әйберләрен дә шуны исәпкә алып сайларга кирәк.

Язгы төр. Әлеге хатын-кызларның тәне нәфис шәфталу (персик) төсендә була, дулкынланганда, битләренә кызыл таплар чыга. Кояшта кызынганда тәннәре каралмый, кызгылт төскә генә керә. Гадәттә, алар - җирән, коңгырт-сары чәчле, зәңгәр, яшел яисә коңгырт күзле кызлар.

Сезгә килешә: зәңгәр якутлы, сары тапас, фирәзә, мәрҗән, гәрәбә, саргылт һәм аксыл-сары энҗеле бизәнү әйберләре; ак, сары һәм кызыл алтын.

Җәйге төр. Әлеге хатын-кызларның тәне ак, зәңгәрсуланыбрак тора. Кояшта кызынганда, тәннәре чикләвексыман төскә керә. Чәчләренең төсе төрле булырга мөмкин. Күзләре соргылт-зәңгәр, зәңгәрсу төстә була.

Сезгә килешә: борынгы алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре, ак яисә кызыл алтын; бик үк ачык төстә булмаган кызыл якут һәм анарташ, зәңгәрсу аквамарин, яшькелт жадеит, соры һәм алсу энҗе, ак мәрҗән.

Көзге төр. Ошбу хатын-кызларның бите алсуланмый, алар кара тутлы яисә саргылт тәнле була. Алар кояшта начар карала. Чәчләре бакырсыман җирән төстән алып, аксыл-коңгырт төскә кадәр була. Күзләре - зәңгәр, соры, яшькелт, алтынсу-көрән һәм коңгырт-кара.

Сезгә килешә: ачык төстәге, әмма ялтырап тормаган төсләр. Шуңа да сезгә кызыл мәрҗән, гәрәбә, алтынсу тапас, саргылт-яшел жадеит, сары энҗе, агалтын, көмеш бизәнү әйберләрен сайлау яхшы.

Кышкы төр. Аңа төсләрнең капма-каршылыгы хас. Әлеге хатын-кызларның тәне шикәрдәй ак була, ә чәчләре карасу-коңгырт яисә чем-кара төстә. Күзләре - коңгырт-кара, кара, соры,зәңгәр.

Сезгә килешә: ачык төстәге ялтырап торган затлы ташлар: җәүһәр; тау бәллүре; кызыл якут; карасу-яшел зөбәрҗәт; кара, ак яисә соры энҗе; агалтын, көмеш.

Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: