Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Битараф булмыйк!

Усы буасының матурлыгын сүз белән генә аңлатып бетереп булмыйдыр. Ял итәргә килүчеләр дә, балыкчылар да тирәлекнең гаҗәеп чисталыгына, аның һәрвакыт каралган булуына соклана.

Буаның хуҗасы – Яңа Усы авылы егете Валерий Матросов. 49 елга арендага алынган буага райондашыбыз кечкенә балыклар җибәреп тә үрчетә.

– Усы буасы табигатьнең гаҗәеп матур урынында изрәп ята. Мондагы балык та тәмлерәк, һавасы да сафрак. Тән генә түгел, җан ял итә. Ләкин бер нәрсәгә ачу килә: ял итәргә килүчеләр үзләре артыннан җыештырмый. Барысы да таралып-чәчелеп кала, – ди Фәнис Абдуллин.Балыкчылар арасында да “шапшаклар” очрый икән. Капкаларга дип алып килгән “әндри әбәд”ен ашаганнан соң калган калдыклары да яр буен пычратып ята. Кәеф-сафа коручылар, учак ягып, шашлык кыздыручылар да үзләре артыннан җыештырып китү турында уйламый да.– Усы буасына балыкка еш йөрим. Төрле кеше бар. Бервакыт мәктәп яшендәге улын ияртеп, бер ир килде. Малай кулындагы туңдырмасын ашап бетерде дә, кыштырдавык кәгазен су өстенә атты. Аның артыннан баллы су шешәсе “кунаклады”. Әтисе машинасыннан ике сумка чүп чыгарып, чокырсу урынга илтеп ташлады. Бу ир, баласын тәртипкә чакырасы урында, киресенчә, начарлыкка өйрәтә булып чыга түгелме? Эчкән коеңа төкерүгә тиң бит бу гамәл, – ди Ленар Сәлахов.Табигатебезнең матурлыгы, аның байлыклары – кешеләр кулында. Битараф булмыйк, аның байлыкларын урынлы файдаланыйк!

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X