Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бишек җырлары көне

– Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Карлыгач” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә бишек җырлары көне үтте.

– Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Карлыгач” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә бишек җырлары көне үтте. Нәниләр өйрәнгән бишек җырларын җырлап, аудиоязмалар тыңлап курчакларын йоклатты. Балалар бишек һәм аның бала тормышындагы урыны турында да мәгълүмат алды. Балаларга кечкенәдән рольле уеннар уйнау файдага гына. Моны аңлап, тәрбиячеләр сабыйлар белән тыгыз эш алып бара. Дүшәмбе көнне бакчаның беренче кечкенәләр төркеме балалары шагыйрьләр белән таныша башлады. Татар халкының күренекле язучысы Г.Тукай иҗаты балаларда зур кызыксыну уятты. Алар шагыйрьнең әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрне карадылар, әкиятләреннән өзекләрне сәхнәләштерделәр.

Гөлнур Фазлыева, 
Мөслим “Карлыгач” балалар бакчасы җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев