Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Әбиләр нигә онык карамый?

Яшьләргә тормыш авыр бирелә, дияр идем. Иң беренче чиратта, кечкенә баласы булганнарга. Эшкә чыгам дисә, сабыен кая куярга белми җәфалана әни кеше.

Балалар бакчасына бирер иде - йә яше тулмаган, йә урын юк. Ике якның әти-әниләре (баланың әби-бабасы) була торып та, ничарадан бичара хәлендә калучылар аз түгел.
Нигәдер хәзерге әбиләр онык карарга атлыгып тормый. Без кечкенә чакта әбинең тезеннән төшмәдек тә, муенындагы гәрәбә төймәләре белән уйнап утырыр идек. Замана әбиләре бала белән артык әвәрә килми. "Мин үземнекен карап үстердем", "Балалар үстергәндә миңа берәү дә булышмады", дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Дус кызым:
- Әни бәбигә узган саен: "Үзең карасаң гына алып кайт!" - дип әйтә. Әби белән бабайга да тиештер бит инде онык карау?! - дип үпкәләп сөйләвенә ни дип җавап бирергә дә белмәдем.
Чыннан да, нигә әби-бабай белән онык арасындагы элеккеге җылы мөнәсәбәтләр юк соң ул? Интернет заманының җилләре әбиләргә дә кагылды, күрәсең. Компьютерда виртуаль бакчада "казынып", "яшелчә утыртып", "мал туйдырып" алҗаган әбиләргә дөнья пәрәвезе оныкка караганда кадерлерәктер инде. Вакытында ашатырга, "тәпи тотарга", күз-колак булырга кирәк сабыйга. Интернетта утыручыларга бу эшләрне башкару, чыннан да, авырга төшәдер. "Пенсия ял итәргә бирелә, мин карт инде, авырып торам" дигән сылтау белән онык карамаучыларны аңларга да буладыр, бәлкем. Ләкин лаеклы ялга чыккач та, өйдә кечкенә оныкларын карамас өчен һаман эшләп йөрүче әбиләрне ничек аңларга?
- Безнең кайнана үз кызының баласын гына карый. Минекеләрне чит итә. Шулай инде, килен кеше - ким кеше, көчек белән тиң кеше, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Бөтен пенсиясе дә кызына, үзе дә аларга гына. Мин балаларны, акча түләп, кешегә каратам, - диде социаль челтәрдә язышучы бер танышым.
Улы-кызы гаиләсенә матди яктан да ярдәм итәргә теләмәгән, онык карамас өчен йөз сәбәп тапкан өлкәннәрдән "Кодагый карасын, ул ярдәм итсен - аңа да тиеш", дигән сүзләрне дә ишеткәнем бар. Тупырдап торган сау-сәламәт оныкларын карарга авырыксынучыларга үрнәк булырлык әби-бабайлар да бар, билгеле. Ләкин мин белгәннәр арасында санаулы гына алар. Бу әбиләр оныкларын үз балаларыннан да ныграк ярата: авырып китсә, әнисеннән дә ныграк өзгәләнә, урамда очраган таныш-белешләренә оныгының һөнәрләрен мактап, сөйләп туймый.
"Бала баласы балдан татлы", ди иде без кечкенә чакта әбиләр. Баллы да, татлы да оныклар нигә артык соң хәзерге әбиләргә? 70-80 нче еллар әбиләре, сез кайда?! Оныкларның сөйдергән чаклары бик тиз узып китә. Ләкин кечкенә вакытта кочакка алып сөймәгән баланың, үсә төшкәч, әбисен чит итүе гаҗәп түгел. "Кил әле, кызым (улым), әбиеңне бер кочакла әле!" дип чүгәләгән әбисенә бала якын бармаса, тегесе, билгеле, үпкәли. Ә бер дә үпкәләрлеге юк бит! Кечкенәдән ике арада җылы мөнәсәбәт булмагач, сабыйның сине чит итүе табигый хәл, югыйсә! Минем белән килешмәүчеләр дә булыр, бәлкем. Кайбер гүзәл затлар бала таба да, анасына илтеп ташлый, тегесе мескен җәфалана. Үзе "гүләйттә" йөрүче хатыннар турында түгел сүзем. Санаулы эш сәгатендә кызы яисә улының баласын карап торудан авырыксынган әбиләргә адресланды алда язылганнар. Чын әбиләр булыгыз әле! Ак яулыклы, озын күлмәкле, оныгын җитәкләп су буйларын әйләнгән, тәртипкә, тәрбиягә өйрәткән әбиләрне кайтарып булмаса да, замана әбиләре дә газиз оныкларына йөз белән борылсын иде!

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама