(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Әбиләр чуагы Россигә инде шимбә көнне үк килеп җитәчәк. 9 сентябрьдә Мәскәүдә 108 ел элек булган температура рекорды кабатланачак. Бу хакта Һава торышы үзәге "Фобос" хәбәр итә, дип яза "Известия".
"Әбиләр чуагы аннары атна эчендә климатик җәй белән алышына, Мәскәүдә 108 ел элек булган җылы температура рекорды булырга мөмкин", дип шәрехли ТАСС.
Шул ук вакытта җылы һава торышы Үзәк федераль округның күп өлешендә сакланачак.
Нет комментариев