Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында булачак

Җәйге һава торышы Татарстанда тагын бер атна сакланачак, дип сөйләгән Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев.

Бу хакта Казан федераль университетының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.
Профессор сүзләренчә, һаваның кыска вакытлы салкынаюына карамастан, җәйгә хас уртача тәүлек температурасы 15 градустан югары саклана. «Җәй әлегә дәвам итә. Уртача тәүлеклек температура 15 градустан түбәнәйгәч, көз башланачак», - диде Юрий Переведенцев.
Казан федераль университеты белгече фикеренчә, 3-4 сентябрьдә республикага яңгырлы циклоннар киләчәк, 5 сентябрьдә салкын арктик һава килеп кушылачак һәм температура кинәт түбәнәячәк - төнлә 9 градус, ә көндез 14 градус җылылык көтеләчәк.
"Әбиләр чуагы", яңгырлы көннәр узгач, сентябрьнең икенче яртысында булачак, дип хәбәр итте Юрий Переведенцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев