Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бик кызыклы һәм файдалы очрашу

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә балаларны дәвалаучы табибларның үзләре белән якыннанрак таныштырырга җай тапканнар: "Мөслимем- туган ягым" проекты кысаларында "Ак халатлы фәрештәләр" исемле класс сәгатьләренә кунак итеп чакырганнар үзләрен. 4 нче а һәм 4 нче б сыйныфларында районыбызның күренекле табибы Илгизә Шакирова очрашканнар.

Гадәти тормышта табиблар белән якыннан очрашу, дөнья, гаилә хәлләре турында сөйләшү, көндәлек тормышта кирәкле киңәшләр алу балаларга гына түгел, хәтта олы яшьтәге кешеләр өчен дә кызыклы hәм сәер тоела. Без аларга гадәттә зарларыбызны гына сөйләргә гадәтләнгән, һөнәр нечкәлекләре, аларның хис-кичерешләре турында уйлап та карамыйбыз.

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә балаларны дәвалаучы табибларның үзләре белән якыннанрак таныштырырга җай тапканнар: "Мөслимем- туган ягым" проекты кысаларында "Ак халатлы фәрештәләр" исемле класс сәгатьләренә кунак итеп чакырганнар үзләрен. 4 нче а һәм 4 нче б сыйныфларында районыбызның күренекле табибы Илгизә Шакирова очрашканнар. Ул сәламәтлек турында кызыклы һәм файдалы әңгәмә үткәреп, укучыларга практик эш тә эшләткән. Һөнәренә кызыксыну уята, балаларга саулыкның иң зур байлык икәненә төшендерә алган табиб.

4 нче в сыйныфында Гобәйдуллиннар гаиләсе укучылар белән очрашкан. Алар табиб һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырган. Электрон сигаретларның организмга тәэсире турында профилактик сөйләшү алып барганнар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алганнар.

"Мондый эчкерсез очрашулар укучылар өчен бик кирәк. Изге һөнәр ияләренә эшләрендә уңышлар, үзләренә ныклы сәламәтлек телибез. Тагын очрашуларда көтеп калабыз", - диләр тукайлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев