Мөслим-информ

Әбием-горурлыгым

Карт әбием Җәннәт Йосыпова турында гаилә музеендагы хатлар, язмалар, фоторәсемнәр, әбиемнең чигүләре, үзе теккән күлмәкләре, көндәлекләре, бабам-әбием, әнием сөйләүләре, видеоязмалар буенча яхшы беләм.

Ул 1918нче елның 26 октябрендә Октябрь авылында туган. Тормыш бик авыр булса да, ачлы-туклы яшәсәләр дә, Җәннәт әбием белем алырга тырышкан. Авылда 7 класс укыганнан соң, Мөслимгә җәяүләп йөреп, 8 сыйныфны тәмамлый. Бервакыт, Усы урманына җиткәч, каршыларына бүре өере килеп чыга. Балалар белән бүреләр бик озак бер-берсенә карашып торалар. Таң беленә башлагач кына бүреләр үз юллары белән китеп бара. Укучылар куркышып, туңып, көч-хәл белән дәрескә килеп җитәләр… 
Мәктәптән соң Җәннәт әбием колхозда эшли башлый. Аның эшкә булганлыгын, белемен искә алып, җаваплы эшләргә билгеләгәннәр: Яңа Усы авылында китапханәче, Мөслимдә юл төзелешендә – ремонтчылар звеносы (кышын юлга кул чаналары белән гравий ташып җәяләр), колхозда күксагыз үстерү звеносы җитәкчесе, сөт җыючы, Октябрь авыл советы рәисе һәм башка күп кенә вазыйфалар. 
Әбием авылның беренче комсомолы була. Аның значогы әле дә гаилә музеенда саклана. Ул бик актив була. Яшьләр белән кичке уеннар, очрашулар үткәрәләр. Бу чаралар бары тик эштән соң, кич белән генә уздырылган. Чөнки колхозда эш күп, барлык эш кул көче белән башкарыла. Иртән эшкә соңга калмас өчен, аякларына чабаталарын кичтән үк киеп йоклаганнар. 
Әбием күксагыз үстерү звеносы җитәкчесе булып эшли башлагач кына бераз эшләр җайланып киткән, чөнки бу звено эшчеләрен көндез аш пешереп ашатканнар. Эше авыр булса да, тамаклары туйган. 
Карт әбиемнең тырышлыгын, кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтен, ярдәмчел булуын, хезмәттәге уңышларын, оештыру сәләтен һәрвакыт югары бәялиләр. Ул тыл ветераны буларак медаль белән бүләкләнә, алдынгы сөт җыючы буларак республиканың Почет тактасына кертелә, күпсанлы Мактау грамоталары иясе, берничә мәртәбә республика һәм район күләмендә узган зур җыелышларга кунак итеп чакырыла, авыл советы депутаты итеп сайлана, авыл советы рәисе булып эшли. 
Карт әбием балаларны бик ярата, туганнар, авыл халкы, дуслар белән аралашып яши. Яшьлек дусты Оркыя белән 80 ел буе бертуганнар кебек яшиләр. Оркыя әби Моряк бабама исем кушучы да. Чөнки аның Моряк исемле яраткан егете сугышта һәлак була... 
Карт әбием кул эшләренә осталыгы белән дә аерылып торган. Ул заманда тегү машинасы бик сирәк кешедә генә булган. Аңа күрше авыллардан да күлмәк тектерергә килгәннәр. Аерым көннәрдә җиде-сигез күлмәк тегә торган булган. Авылда электр да юк, лампа яктысында эшләргә туры килгән. Өлкән апасы Сания әби белән туку станогында паласлар да сукканнар. Шулай ук чигүле сөлгеләр, алъяпкычлар, түбәтәй-калфаклар, мендәр тышлыклары, кулдан бәйләнгән челтәрләр – барысы карт әбиемнең оста куллы булуын раслыйлар. Гаилә музеенда аларның кайберләре әле дә саклана. 
Мин Җәннәт әбием белән бик горурланам һәм сугыш чоры балаларының авырлыклардан курыкмыйча, яхшы тормыш өчен үз-үзләрен аямыйча эшләүләренә, үзара дус яшәүләренә сокланам. 
Диләрә Хәйруллина, 
Мөслим урта мәктәбе укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: