Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биектауда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булган

Авария Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында килеп чыккан.

Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген республиканың Биектау районында Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Ravon җиңел машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, Land Rover внедорожнигы белән бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юлның ике ягына төшеп киткән. 

«Авариядә бер кеше һәлак булган. Тагын берсе җәрәхәтләнгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Бу хәлнең шартлары билгеләнә», - дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Шаһитлар сөйләвеннән күренгәнчә, авариядә Ravon машина йөртүчесе һәлак булган, шул ук автомобильнең пассажиры зыян күргән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев