Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Әби, бабайлы - бәхетле" фотоконкурсының беренче катнашучылары

Мөслим матбугат үзәге игълан иткән "Әби, бабайлы - бәхетле" дип исемләнгән фотоконкурсның беренче катнашучысы белән танышабыз. Мөслимнән Хәлиулиннар гаиләсе гаилә архивындагы иң матур фотоларын юллаган.

Әлеге фотосурәттә Равилә һәм Зөлфәт Хәлиуллиннар. Алар оныклары Дамир, Сафина һәм Алисә белән фотога төшкән. Әлеге конкурсантларыбыз өчен беренче номер астында тавыш бирәбез.

Исегезгә төшерәбез!

"Әби, бабайлы - бәхетле!" дип исемләнгән яңа фотоконкурска без сезнең иң яраткан кешеләрегез - дәү әниегез һәм дәү әтиегез белән төшкән фотоларны кабул итәбез. Бәйгегә старт 25 сентябрь көнне бирелде. Фотоларны без 1 октябрьгә кадәр кабул итәбез. Октябрьнең беренче көненнән тавыш бирү старт алачак. Фотоларны Матбугат үзәгенең электрон почтасына ( muslimau@rambler.ru) я ВКонтакте социаль челтәрдәге "Без мөслимлеләр! Мы муслюмовцы!" төркеменә юллагыз. Гадел конкурсантлар арасында иң күп тавыш җыйган кеше төп приз - спонсорыбыз Энҗе Салихованың сертификатына лаек булачак. Әби-бабайларга да Матбугат үзәге махсус бүләк әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев