Мөслим-информ

Бәһиҗә Баһауова: “Хәрәкәттә булыгыз – бәрәкәт килер”

Бу тормышта үзеңнең кешеләргә кирәк булуыңны тоеп яшәү күңелгә рәхәтлек бирә. Эшләгән чорыңда гына түгел, лаеклы ялга чыккач та. Бүгенге әңгәмәдәшебез - Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова бу яктан бик бәхетле. Ул гомере буе кешеләр арасында, гел хезмәттә, хәрәкәттә. Райондашларыбыз алдында абруе зур аның.

- Бәһиҗә апа, эшләгән чорларыгызны гына искә алсак та, Сез эш күрсәткән белгеч буларак, районда билгеле булгансыз.

- Хезмәт юлымны Киров исемендәе колхозда баш зоотехник буларак башлап җибәрдем. Нәсел эше буенча зоотехник булдым. Соңрак дуңгызчылык фермасын җитәкләдем. Нәсел эшен яхшырту, үрчем һәм үсеш алу буенча алдынгы урыннарда бардык. Безнең тәҗрибәне районда гына түгел, республикада да өйрәнделәр. 1980 елда, РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлангач, халык наказларын үтәү, район, республика мәнфәгатьләрен кайгырту буенча күп эшләргә туры килде. Вәрәшбаш авыл советын һәм "Ярыш" колхозын җитәкләгән чорда да, Иске Вәрәштә балалар бакчасы мөдире булганда да мактаулылар рәтендә булдык.

- Шундый актив тормыш белән, эш белән кайнап яшәгән бер мәлдә лаеклы ялга чыгу яшәү рәвешен үзгәртми калмагандыр.

- Ансыз булмый инде ул. Бәйгедә чабып барган атны тезгененнән тартып, кинәт кенә туктату кебек кабул иттем мин лаеклы ялга чыгуны. Исеменнән үк күренгәнчә, лаеклы рәвештә алган ялың булса да, пассив тормыш белән яшәүне күз алдына да китерә алмадым. 1995 елда эштән туктаган идем мин. Бу бит базар шартларына күчү еллары. Кибет киштәләрендә берни юк, азык-төлеккә кытлык. Әнкәйдән өйрәнеп калган шөгыльләремә керештем: гөмбә, җиләк-җимеш җыям, күп итеп как коям. Оекбашлар да бәйли башладым. Күпләп күркә, бройлер, үрдәк асрадык. Билгеле инде, үзебездән артканы сатылды да.

- Өстәвенә җәмәгать эшеннән дә читтә калмадыгыз бит әле.

- 2000 елдан район ветераннар клубына кушылдым. Район ветераннар советы рәисенең урынбасары итеп сайладылар. Клуб членнарын юбилейлары белән "Авыл утлары" газетасы һәм Мөслим радиосы аша тәбрикләүне традициягә кертеп җибәрдек. Шул вакытта миңа мәгариф ветераны Чәчкә Фазлыевна шалтыратып: "Сиңа зоотехник түгел, татар теле укытучысы буласы калган", - диде. Күрәсең сөйләм телем матур, үтемле булгандыр инде.

Сигез ел дәвамында "Сүнмәс дәрт" клубын җитәкләдем. Үзем дә нәфис сүз сөйләп, җырлап-биеп, сәхнәдән төшмәдем. "Сүнмәс дәрт" белән кайларда гына чыгыш ясамадык!? Чын мәгънәсендә дан-шөһрәт казандык. Халык бит сәхнәдә безнең әзер концертны гына күрә ул. Ә аның артында күпме оештыру эшләре: һәрберсенә хәбәр бирергә, кемгәдер ялынырга, кемнедер үгетләргә, әле тегесен, әле монысын табарга кирәк. Баланлы авылында куйган концерттан соң, бер ханым миңа: "Син гомер буе кеше күз алдында, халык арасында булдың да, берара сүнгән идең. Менә кабат калкып чыктың, сокланам мин сиңа", - диде. Шундый чакларда рәхәт булып китә. Кешеләргә кирәклегеңне аңлыйсың. Сине күрәләр, бәялиләр, хөрмәт итәләр. Төрлесе бар, әлбәттә. Бер дустым шулай: "Җитәр инде, яшьләргә урын бирегез" дип, урам уртасында тәнкыйтьләп китте. Ул үзе пенсиягә чыкканнан бирле өеннән ары китә алмады, өстеннән төсе уңып беткән халаты төшмәде. Шөкер, кеше арасында йөргәч, төсне-битне дә, өс киемен дә кайгыртырга туры килә. Иң мөһиме әле бүген дә безнең белән исәпләшәләр, киңәш-табыш сорыйлар. Мөслим авыл җирлегенең ветераннар советын да җитәклим әле мин. Анда лаеклы ялдагы 630 ветеран исәпләнә бүген.

- Җәмәгать эшләре арасында урман-болынга чыгарга да вакыт табыладыр бит.

- Вакытыңны дөрес итеп бүлә белсәң, барысына да җитешеп була ул. Мин үзем йокы симертергә яратмыйм - иртәнге 5 тән дә калмыйча торам, физзарядка ясап, чәй эчеп алганнан соң, кош-кортлар арасына чыгам (эре малларны балалар карый). 40 лап бройлер, 20 шәр күркә, 15 ләп үрдәк-бройлер үстерәбез. Күркәләр 18-20 килограммга кадәр җитә. Мин урманга чыгып киткәндә кайберәүләр йокыдан да тормаган була әле. Апрель аеннан кура җиләге яфрагын җыюдан башлыйм. Майда карлыган яфрагына күчәм, җир җиләген яфрагы, чәчәге һәм бөресе белән бергә өзәм. Аннары әкренләп, юкә чәчәге, сары, зәңгәр мәтрүшкә, шикәр чиреннән бик әйбә дәва булган ромашка чәчәге, балан һәм бөрлегән яфрагын җыям. Экземадан (тимрәү) ромашка, үзебезнең әрәмәдә генә үсүче зирек файдалы. Төнәтмә ясау өчен аның алкасын, йомыркасын, кайрысын, яфрагын җыям. Себеркесен майда ук әзерлим. Ел саен гөлҗимешне күпләп җыеп, киптерәм. Аны эзләп, әллә кайларга кадәр барыла кайчак. Гөмбә җыймаган елым юк. Картаеп бетеп тә, гөмбә танымаган кешеләргә шаккатам. Бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә "Бәһиҗә апа, гөмбәгә алып бар әле, гөлҗимешкә иярт әле", дип шалтырата кайчак.

- Сез ясаган какларны авыз итмәгән кеше калмагандыр да инде.

- Быел какның ун төрлесен ясадым. Карлыган, балан, алма, җир җиләге, кура җиләге, слива, бөрлегән, ирга, кызыл һәм кара миләштән. Бу җимешләр итләч булмагач, алма да кушам. Хәзер шәһәр читләрендә элеккеге дача участоклары ташландыкка әйләнде бит. Андагы җимешләрне җыярга да җитешәм. Бу җәйдә Минзәләгә генә дә 5 тапкыр барылды. Капчык-капчык антоновка алмасы алып кайттым. Аларны киләсе елда иртә язда как ясау өчен пешереп, чиләкләргә тутырып куйдым. Менә шулай иртән чыгып китәм, Табигать-Ананың байлыгын төяп, саф һава сулап, төшкә кайтып керәм. Хәтта такси ялларга да туры килә.

- Арытадыр бит. Әле кайткач, урман байлыгын чистартып, эшкәртергә дә кирәк бит.

- Үземдәге көчкә хәйран калам. Табигатьтән мин энергия алып кайтам. Каен, усак, имән агачларыннан сорыйм энергияне. Моның өчен кояш чыгышына карап, гәүдәне төп-төз тотып, басып торырга кирәк. Аннары үзем җыйган үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең дә шифасы бар. Шушы яшкә җитеп, күзлек кигәнем юк. Һава торышы үзгәргәндә кан басымым күтәрелеп ала. Андый чакта кабыгы белән бер телем лимон кабам һәм "Раунатин" эчеп куям. Бер елны канда шикәр нормасы артып киткән иде. Ун көн ромашка төнәтмәсе эчкән идем, нормальләште. Бер елны да социаль пакеттан баш тартканым юк. Ел саен санаторийга барам. Анда да, сәхнә киемнәремне, чабатамны алып барып, биеп, җырлап, нәфис сүз сөйләп кайтам. Бәйләмемне дә калдырмыйм.

Гомумән, бәрәкәт хәрәкәттән килә. Озаклап урын өстендә ятарга, капка төбенә чыгып утырырга вакытым юк. Көннәр озынайгач, телевизор каршына утыргалыйм. Анда да бәйләмем янда гына: бер-ике рәт булса да, чыгып куям. Җепне үзем әзерлим. Бер белмәгән эшем бар: ул да булса - җеп җегерләү.

- Бәһиҗә апа, тыңлап-тыңлап торам да, хәйран калам. Ничек барысына да җитешәсез?

- Кемнәрдер пенсиягә чыккач, көнне ничек үткәрергә белми йөрсә, мин вакыт җикерә алмыйм. Бер вакытта да көн үтсенгә генә яшәмәдем. Ярдәм сораучыларны ярдәмемнән ташламыйм. Авылда мал-туар чирләп китсә, белгән кадәр дәвалыйм, үлем-китем булса, мәет юарга, озатырга барам. Әниемнән өйрәнеп калган халык ысуллары белән кайбер авыруларга ярдәм дә итәм. Авылда үткән мәдәни чараларда катнашмый калганым юк диярлек.

- Бүгенге көндә "эш юк", "каян акча алыйм" дип өйдә ятучыларга нинди киңәш бирер идегез?

- Тамагың тук, өстен бөтен булсын дисәң, иренмәскә кирәк. Мин үзем, яздан алып көзгә кадәр әзерләгәннәремне сатып та, гаилә бюджетына ярыйсы гына акча кертәм. Балаларга, оныкларга бик теләп ярдәм итәм. Ярминкәләргә чыгуымны исәпләмәгәндә, урамда утырып сатканым юк диярлек. Халык, өйгә шалтыратып, үзе сорый, эзләп таба. "Фиточәй" җәмгыяте кунакханәләрдә эчертү өчен төрле үләннәр сатып ала. Кафеларда какка сорау зур. Кунакка бара башласалар да, күчтәнәчкә алалар. Әле күптән түгел генә бер танышым Геленджикка каклар, оекбашлар алып китте. Шулай, 77 яшем тулганда да кешеләргә кирәк булуыма, хәрәкәттә булуыма мең шөкер итәм. Хәрәкәттә булыгыз - бәрәкәт килер.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: