Мөслим-информ

Бәхетле булыр өчен һәр көнеңне шушы сүзләрдән башла (10 җөмлә)

1) Мин бүген көнемне яхшы, сөенечле эшләрдә уздырачакмын. 2) Бүген мин кешеләргә карата йомшак һәм матур мөгамәләдә булачакмын. Кешеләрнең хаталарына һәм кимчелекләренә игътибар итмәячәкмен, аларны гаепләмәячәкмен.

3) Бүгенге көн миңа бәхетле булыр өчен бүләк ителде. Шуңа күрә мин бүген аерым бер үзенчәлекле бәхеткә ия булачакмын.
4) Дөньяны яхшы якка үзгәртә алмасам да, аңа барыбер үземнең өлешемне кертәчәкмен.
5) Бүген мин яхшы китап укырга ун минут булса да вакыт сарыф итәчәкмен. Ашаган ризыгым каткан ипи булса да, Аллаһка шөкер кылып, аның ләззәтен татырга тырышачакмын һәм тормышымда булган матур мизгелләрне искә төшереп, шатлык дәрьясында йөзәчәкмен.
6) Бүген мин беркемгә дә сиздермичә бер яхшылык эшләячәкмен һәм ул изгелегемнең нурын йөрәгемә сеңдерәчәкмен.
7) Бүген мин берәр эш эшләгәндә авырлык хис итсәм дә, аны беркемгә дә сиздермәячәкмен. Хәтта ул эшнең авырлыгын татысам да.
8) Бүген мин ниятләгән эшләремнең барысын да эшли алмасам да, эшләнгәннәре өчен сөенеп, Аллаһ Тәгаләгә шөкерана кылачакмын.
9) Мин шиксез инанам: Аллаһ Тәгалә мине ярата һәм миңа фәкать игелек кенә тели.
10) Шулай фикерләвемне һәм шулай яшәргә тырышуымны күреп, миңа сәерсенеп караган кешеләрнең сүзләренә карап ниятләгән эшләремнән тайпылмаячакмын.
Әнә шулай дип үзенә эчке боерык бирә алган кеше, һичшиксез, иң бәхетле кеше булачак. Гөл һәм чәчәкләр хуш ис тараткан кебек, бу кеше бәхет нурын таратачак. Аллаһ Тәгалә шундый кешеләрдән булырга насыйп итсен һәм шундый кешеләрне арттырсын.

Рамил Юныс "Нәрсә ул бәхет?" китабыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: